ЯҢАЛЫКЛАР


30
март, 2021 ел
сишәмбе

Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы Буа шәһәрендәге идарәсе (районара) 1 апрельдән дәүләт пенсия тәэминаты буенча пенсияләр, шул исәптән социаль пенсияләр дә индексацияләнәчәк, дип хәбәр итә.

Татарстан Республикасында арту якынча 82 мең пенсионерга кагылачак, шул исәптән 79 мең социаль пенсия алучыларга.

Алар радиация яки техноген катастрофалар нәтиҗәсендә зыян күргән хәрбиләргә, Бөек Ватан сугышында катнашучыларга, «Блокадалы Ленинградта яшәүче» билгесе белән бүләкләнгән гражданнарга, космонавтларга, шулай ук һәлак булган (вафат булган) хәрби хезмәткәрләр һәм чернобыльчеләр гаиләләренең эшкә сәләтсез әгъзаларына билгеләнә.

2021 елның 1 гыйнварыннан Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 01.10.2020 ел, № 1586 карары белән расланган Автомобиль транспортында һәм шәһәр җир өсте электр транспортында пассажирлар һәм багаж ташуның яңа кагыйдәләре (алга таба – кагыйдәләр, 14.02.2009 ел, № 112 кагыйдәләре) үз көченә керде.

Күрсәтелгән Кагыйдәләр нигезендә «Автомобиль транспорты һәм шәһәр җир өсте электр транспорты уставы» 08.11.2007 ел, № 259-ФЗ Федераль законда (алга таба – Устав) каралган пассажирлар һәм багаж ташуның төрле төрләрен оештыру тәртибе, шул исәптән җиңел таксида пассажирлар йөртүгә карата таләпләр билгеләнгән.

Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Буа муниципаль районындагы «Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә хәзерге вакытта инвалид балаларны реабилитацияләүгә юнәлдерелгән «Ипотерапия» технологиясен апробацияләү бара.

         Шушы көннәрдә социаль педагоглар гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлегендә торучы ата-аналар һәм балалар өчен ипподромга экскурсия оештырганнар. Беренче дәрестә социаль педагоглар ата-аналарга ипотерапиянең файдасы турында сөйләделәр. Ипподром хезмәткәре катнашучыларны атлар белән аралашканда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре, ашату үзенчәлекләре белән таныштырды. Ниһаять, атлар дөньясы белән беренче танышу узды, ул Чупа-Чупс кушаматлы пони иде. Балалар башта хайванны күзәттеләр, сыйпадылар ә адаптация уңышлы узгач, алар ат өстенә утырып йөрделәр.

    Ат абзарында булу балалар өчен күңелле һәм кызыклы вакыйга булды. Атлар белән аралашу һәм  мондый дәресләр мөмкинлекләре чикле балаларга төрле яклап дәвалау йогынтысы ясый: психологик процесслар активлаша, коммуникатив күнекмәләр арта, стресс, борчылу бетә, социальләшү күнекмәләре үсә.

Чәчү кампаниясенә әзерлек кысаларында аграрийларга федераль һәм республика акчаларын җиткерә башладылар. Хуҗалыклар 800 млн. сум алганнар инде, якын арада тагын 2,3 млрд.сум җибәреләчәк. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер  министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров хәбәр итте.

Барлык муниципаль районнар белән видеоконференция режимындагы киңәшмәне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.

2021 елның 17 апреленнән Буа районы территориясендә Россия Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча  8 нче номерлы инспекциясенең Буа шәһәре Камил Зыятдинов ур., 4/2 адресы буенча урнашкан территориаль-аерымланган бүлекчәсе эшен туктата. Салым түләүчеләрне салым администрацияләү һәм дәүләт хезмәтләре күрсәтү элеккечә үк Татарстан Республикасы буенча 8 нче номерлы Россия Федераль салым хезмәте районара салым инспекциясенең тулы күләмдә Яшел Үзән ш., Туктаров ур., 8 нче йорт адресы буенча гамәлгә ашырылачак.

Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте искәртеп узганча, гигиеник тикшеренүләр мәгълүматлары буенча, мәктәп укучыларының 30-50% ы мәктәпне тәмамлау вакытына якынайганда һәм киләчәктә күзлек кияргә мәҗбүр.

2019 елның 1 июленнән товарлар белән сәүдә итүче һәм хезмәт күрсәтүче барлык эшмәкәрләр һәм оешмалар исәп-хисап ясаганда касса аппаратларын кулланырга һәм касса чекларын бирергә тиеш. Чексыз сатып алуга ризалашмагыз.


29
март, 2021 ел
дүшәмбе

Ассортиментны киңәйтергә, җитештерүне арттырырга, дәүләт ярдәме чараларын кулланырга. Буа Район кулланучылар җәмгыяте. алдына шундый бурычлар куелды.

Бүген Буада Татпотребсоюз идарәсе рәисе Рашат Шәймәрданов эш визиты белщн булды. Аны район башлыгы Ранис Камартдинов каршы алды, аның җитәкчелегендә кулланучылар кооперациясен үстерүнең Юл картасын гамәлгә ашыру мәсьәләсе буенча киңәшмә узды.


27
март, 2021 ел
шимбә

Каты көнкүреш калдыкларын чыгару вакыты: эш көннәрендә 18.00 сәгатьтән, шимбә көнне 15.00 сәгатькә кадәр.

Театр-ул тылсымлы дөнья. 22-26 март көннәрендә "Йолдызкай" балалар бакчасында театр атналыгы узды. Атна буе балалар бакчасы театр белән яшәде. Театральләштерелгән эшчәнлек белән кызыксынуны үстерүгә юнәлдерелгән төрле чаралар оештырылды. Балалар һәм педагоглар әкиятләрне рус һәм татар телләрендә яратып сәхнәләштерделәр.Театр эшчәнлеге тәрбияләнүчеләрнең тормышын кызыклы һәм эчтәлекле, якты хис-кичерешле һәм иҗат шатлыгы белән тулы итәргә мөмкинлек бирә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International