ЯҢАЛЫКЛАР


19
июль, 2023 ел
чәршәмбе

Буа шәһәр прокуратурасы 47 яшьлек җирле кешегә карата җинаять эше буенча дәүләт гаепләвен хуплады. Суд аны РФ ҖК 264.1  статьясының 1 өлеше буенча гаепле дип таба (административ җәзага тартылган кеше исерек хәлдә транспорт чарасы белән идарә итү).

1 июльдән кулланучыларга кредит бирү турындагы законга берничә төзәтмә үз көченә керде. Мәсәлән, килешү буенча процент ставкасы хәзер көненә 0,8 проценттан артмаска тиеш, элек лимит 1 процент тәшкил иткән.

Кулланучылар кредиты турындагы законга төзәтмәләр бастырылган. Бер елдан соң банклар куллану кредиты (займ) килешүенә аның уникаль идентификаторын кертергә тиеш булачак. Хәзер кредитор идентификаторны бирергә тиеш, әмма аны килешүдә күрсәтергә кирәкми.

Эскроу-хисап механизмын мәҗбүри куллану турындагы закон гамәлгә кергәннән бирле 4 ел эчендә Татарстан Росреестры тарафыннан 47 323 шундый өлешле катнашу килешүе  теркәлгән.

2023 елның беренче яртыеллыгында эскроу-хисаплар кулланып 8 993 өлешле катнашу килешүенең  7 772се теркәлгән, бу 88% тәшкил итә.

Россия Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе салым түләүчеләрне «Бердәм салым счеты. Актуаль сораулар» темасына вебинарга чакыра. Ул 2023 елның 24 июлендә 10.00 сәгатьтә узачак.


18
июль, 2023 ел
сишәмбе

Буа районы хуҗалыклары  көзге бөртекләрне һәм борчакны күпләп җыеп ала башладылар. Бу көннәрдә басуларда 30дан артык комбайн эшли, ашлыкның дымлылыгы 13-16%, дип хәбәр итте район башлыгы Ранис Камартдинов үзенең телеграмма-каналында.

«Көзге бодайның уртача уңышы-гектардан 38 центнер, борчакның – 22 центнер! Һава шартлары, уңышка тәэсир итсә дә, бу күрсәткечләргә без бик шат», - дип билгеләп үтте район башлыгы.

Буа районында барлыгы 43 мең гектар ашлык, 95 мең гектар шикәр чөгендере, шулай ук 5 мең гектар көнбагыш чәчелгән.

2019 елның 1 июленнән товарлар сатучы һәм хезмәт күрсәтүче барлык эшмәкәрләр һәм оешмалар исәп-хисаплар вакытында касса аппаратларын кулланырга һәм касса чеклары бирергә тиеш. Чексыз сатып алырга ризалашмагыз.

Әгәр сатучы чек бирмәсә, димәк, ул законны боза (салымнардан яшеренә яки легаль булмаган товар белән сәүдә итә).

"Татэнергосбыт" АҖ филиалының Буа шәһәре һәм Буа районы хезмәт күрсәтү зонасында планлы ремонт эшләре үткәрү турында мәгълүмат

Медицина, спорт, балаларны укыту, фатир сатып алу чыгымнарын нәрсә берләштерә ала? Бу чыгымнарның барысы да салым ташламаларын алу өчен кулланылырга мөмкин. 

Банкларда һәм башка акча күчерү операторларында гражданнарны мошенниклардан саклауның яңа ысуллары барлыкка киләчәк. Төзәтмәләр клиентның ризалыгы белән булса да, алдау тәэсире астында башкарылган операцияләргә дә кагыла (абз. 2 нче пункт проектның 1  ст.2 пункты).


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International