ЯҢАЛЫКЛАР


23
июнь, 2023 ел
җомга

Һөнәри керемгә салым-ул яңа махсус салым режимы, аны 2019 елдан кулланырга мөмкин. Бу режим 10 ел дәвамында гамәлдә булачак. Әлегә ул Россиянең 23 төбәгендә кертелә.

Һөнәри керемгә салым-ул өстәмә салым түгел, ә яңа махсус салым режимы. Аңа ирекле рәвештә күчәргә мөмкин. Бу салым режимына күчмәгән салым түләүчеләрнең башка салым салу системаларын исәпкә алып, салымнарны түләргә бурычы кала.

Ведомствоның 15 еллыгы кысаларында үткәрелә торган Росреестрның фәнни-тикшеренү конкурсы безнең көннәрдә геодезияне популярлаштыруга һәм геодезия пунктларын саклау мәсьәләсенә һөнәри югары уку йортларының яшь белгечләрен җәлеп итүгә юнәлдерелгән.

Өч этапта узган конкурста Җир төзелеше һәм геодезия юнәлеше буенча белем алучы Казан федераль университеты (КФУ), аграр (КДАУ) һәм архитектура-төзелеш (КДАСУ) студентлары катнашты.

Бу 2022 ел белән чагыштырганда 3 тапкыр күбрәк: ул вакытта 8 меңгә якын реестр хатасы төзәтелгән.

Төбәктә «Илкүләм  пространство мәгълүматлары системасы» дәүләт программасын гамәлгә ашыру буенча эш дәвам итә, аның кысаларында Татарстан Республикасы буенча Росреестр һәм Роскадастр Күчемсез милекнең бердәм дәүләт реестры (ЕГРН) мәгълүматларында реестр хаталарын төзәтү буенча эшчәнлекләрен дәвам итәләр.

Росреестр һәм Берләшкән Гарәп Әмирлекләренең Географик мәгълүмат федераль үзәге үзара хезмәттәшлек перспективалары турында фикер алыштылар

Росреестр җитәкчесе Олег Скуфинский һәм Берләшкән Гарәп Әмирлекләренең Географик мәгълүмат федераль үзәге генераль директоры Хамед Хамис Алкааби хезмәттәшлек мәсьәләләре турында фикер алыштылар. Росреестр тарихында беренче тапкыр Берләшкән Гарәп Әмирлекләре вәкилләре белән ике яклы очрашу ведомстволар делегацияләренең «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» Халыкара икътисади форумында катнашуы кысаларында узды.

Росреестр һәм Берләшкән Гарәп Әмирлекләренең Географик мәгълүмат федераль үзәге үзара хезмәттәшлек перспективалары турында фикер алыштылар

Росреестр җитәкчесе Олег Скуфинский һәм Берләшкән Гарәп Әмирлекләренең Географик мәгълүмат федераль үзәге генераль директоры Хамед Хамис Алкааби хезмәттәшлек мәсьәләләре турында фикер алыштылар. Росреестр тарихында беренче тапкыр Берләшкән Гарәп Әмирлекләре вәкилләре белән ике яклы очрашу ведомстволар делегацияләренең «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» Халыкара икътисади форумында катнашуы кысаларында узды.

2021 елның 1 сентябреннән республика территориясендә «24 сәгать эчендә электрон ипотека» проектын гамәлгә ашыру мәгълүматларын анализлап Татарстан Росреестры хәбәр итә.

2023 елда Татарстан Росреестрына ипотеканы теркәү өчен 20 меңгә якын гариза килгән, шуларның 16 меңе (80%) электрон рәвештә. Күпчелек очракта тәүлек эчендә кредит оешмалары белән хезмәттәшлек иткәндә электрон рәвештә бирелгән документлар буенча ипотека теркәлә. Мәсәлән, быел 13,6 меңгә якын шундый ипотека теркәлгән, шул исәптән ташламалы ипотека кредитлау программасы буенча - 2 809.

Җәй  ае җитте, эссе вакытлар башлана, ата-аналар күп очракта ачык тәрәзәләргә игътибар бирмиләр һәм бу бала өчен  куркыныч икәнне дә оныталар. Тәрәзәдән егылу балалар травматизмының һәм үлемнең төп сәбәпләренең берсе булып тора, бигрәк тә шәһәрләрдә. Балалар ачык тәрәзә алдында табигый кызыксыну аркасында якынлаша. Ел саен биеклектән егылудан бик күп балалар үлә. Уяу булыгыз!

Казан районара табигатьне саклау прокуратурасы Татарстан Республикасы җирле үзидарә органнарының торак пунктлар территориясендә беренчел янгын куркынычсызлыгы чараларын үтәвен тикшерде. Җирле үзидарә органнары тарафыннан гамәлдәге таләпләрне бозып, урман фонды белән чиктәш торак массивлар участоклары периметры буенча минеральләштерелгән полосалар булдыру, торак пунктлар территориясендә коры үлән үсемлекләреннән, чүп-чардан чистарту буенча чаралар күрелмәгән.

Казан районара табигатьне саклау прокуратурасы калдыклар белән эш итү өлкәсендәге законнарның үтәлешен тикшерде. Казансу елгасының су саклау зонасында Казан шәһәренең Совет районы Күлсәит торак пункты янында территориянең чүпләнүе ачыкланган. Закон бозуларны бетерү максатыннан табигатьне саклау прокуроры тарафыннан Казан шәһәре муниципаль берәмлеге Башкарма комитеты адресына тәкъдимнәр кертелде. Җирле үзидарә органы тарафыннан прокурор реакциясе актын карау нәтиҗәләре буенча санкцияләнмәгән чүплек юкка чыгарылган.

Казан районара табигатьне саклау прокуратурасы Росприроднадзорның Идел-Кама Төбәкара идарәсе тарафыннан дәүләт контролен (күзәтчелеген) гамәлгә ашырганда юридик затларның хокукларын яклау турындагы законнарның үтәлешен тикшерде.

Нефть-газ тармагы предприятиеләрендәге берничә объектка законны бозып һәм нигезләр булмаганда идарә җитәкчесе боерыгы белән югары куркыныч категориясе бирелгәнлеге ачыкланды, бу аларны 2024 елга контроль (күзәтчелек) чаралар планына нигезсез кертергә мөмкинлек бирә. Закон бозуларны бетерү максатыннан табигать саклау прокуроры тарафыннан законсыз хокукый актка протест китерелгән.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International