Гражданлык җәмгыятен үстерүгә Татарстан Республикасы грантларын бирү конкурсларын үткәрү буенча республика комиссиясе 2023 елда гражданлык җәмгыятен үстерүгә Татарстан Республикасы грантларын бирү конкурсында катнашуга гаризалар кабул итү башлануы турында игълан итте (алга таба – Конкурс). Конкурсның операторы булып «Социаль юнәлешле коммерцияле булмаган оешмаларга ярдәм итү буенча республика ресурс үзәге» автоном коммерцияле булмаган оешмасы тора. Конкурста катнашу өчен гаризалар электрон формада 2023 елның 9 июненнән 23 июленә кадәр кабул ителә.
2023 елда Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил гражданнарны дәүләт органнары җитәкчеләре белән бергәләп кабул итү практикасын дәвам итә. 2023 елның 27 июнендә 14.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппаратында (Казан шәһәре, Карл Маркс ур., 61 йорт) Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская һәм Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова гражданнарны бергәләп кабул итәчәк
Россия Пенсионерлар берлегенең матбугат хезмәте - Июнь уртасында пенсионерлар арасында компьютер күпбәйгесе буенча III Бөтенроссия чемпионатына сайлап алу турлары тәмамланды Россиядә һәм дөньяда өлкән буын өчен иң зур компьютер ярышлары. Цифрлы һәм финанс грамоталылыкның иң көчле белгечләре 2023 елның 22 июнендә узачак финал вакытында билгеләнәчәк.
Татарстан Республикасының Алабуга муниципаль районында җирле предприятиеләрнең берсендә эшләүчеләр тарафыннан ике елга якын киң таралган файдалы казылмалар – комны законсыз рәвештә лицензиясез чыгару гамәлгә ашырылуы ачыкланды.
Бу факт буенча прокурор тикшерүе материаллары гаепле кешеләрне җинаять эзәрлекләү мәсьәләсен хәл итү өчен хокук саклау органына җибәрелгән.
Аларны карау нәтиҗәләре буенча РФ ҖК 171 ст. 1 өлеше буенча җинаять эше кузгатылган (законсыз эшмәкәрлек).
1 ноябрьгә кадәр шәһәр элмә такталарында, юл күрсәткечләрендә һәм татар телендә язылган такталарда хаталарны ачыклау буенча конкурска гаризалар кабул ителә. Биш номинациядә җиңүчеләр дипломнар һәм акчалата бүләкләр алачак.
«Чайка» балалар лагеренда балалар инициативасы белән Хәтер һәм кайгы көнендә «Үлемсез полк» йөреше узды. Шул рәвешле буалыларның яшь буыны киткән геройларны хөрмәтләде. Акциядә барлыгы 70 бала катнашты.
Шулай ук шәһәрдә митинг узды, анда йөзләгән кеше килде. Алар һәлак булган сугышчыларны бер минут тынлык белән искә алдылар һәм Мәңгелек утка чәчәкләр салдылар.
2023 елның 23 июнендә Россия Федерациясе Кораллы көчләре сафларына хәрби хезмәткә чакыру мәсьәләләре буенча телефон "кайнар линия" ачылачак. «Кайнар линия» телефоннары: (843) 236-00-71; WhatsApp буенча мәгълүмат җибәрү өчен телефон номеры: 7(939)345-37-50 Консультация вакыты: 10.00 дән 15.00 гә кадәр.
Быел күрсәтелгән хезмәтләр өчен медицина оешмаларына күчерелгән акчалар күләме 146 млн сумнан артык тәшкил итте. Акча йөклелек һәм бала табу белән бәйле хезмәтләр өчен түләүгә юнәлтелгән.
Бала тудыру сертификаты-йөкле хатын-кызга бала тудыру өчен, шулай ук йөклелек вакытында һәм аннан соң күзәтү өчен медицина оешмасын сайларга хокук бирүче документ. Электрон сертификат беренче тапкыр яшәү урыны буенча хатын-кызлар консультациясендә яки бала тудыру йортында булганда формалаша. Сертификатны шулай ук балага профилактик тикшерү үткәрүче балалар поликлиникасы да рәсмиләштерә ала.
Бердәм пособие турындагы закон үз көченә кергәннән бирле әлеге ярдәм чарасы 81 908 баланың әти-әниләренә һәм 3412 йөкле хатын-кызга билгеләнде. Пособие түләү өчен бүлек гаиләләргә 3,806 млн сумнан артык акча күчерде.
Социаль фонд пособиене социаль казначылык форматында билгели. Димәк, ата-аналарга түләү алу өчен дәүләт хезмәтләре порталы аша гариза бирү җитә. Калган белешмәләр ведомствоара хезмәттәшлек аша тикшерелә. Шунысын да искәртү урынлы, бер гаризада 17 яшькә кадәрге барлык балаларны да күрсәтергә һәм шул рәвешле һәр балага түләүләрне рәсмиләштерергә мөмкин.
"Татэнергосбыт" АҖ филиалының Буа шәһәре һәм Буа районы бүлекчәсенең хезмәт күрсәтү зонасында планлы ремонт эшләре үткәрү турында мәгълүмат