ЯҢАЛЫКЛАР


14
ноябрь, 2022 ел
дүшәмбе

19.10.2022  Россия Федерациясе Югары Суды Президиумы тарафыннан "Кулланучылар хокукларын яклау турындагы эшләр буенча суд практикасына күзәтү" расланды (алга таба – күзәтү), анда 2021-2022 елларда кулланучылар хокукларын яклау турындагы бәхәсләрне караганда килеп чыккан иң актуаль мәсьәләләр бәян ителә.

Миллионлаган россиялеләр мәнфәгатьләрен яклауның ышанычлы хокукый нигезен формалаштыруга Россия Федерациясе Югары Суды һәм судьялар җәмгыяте керткән өлешне югары бәяләп, түбәндәге нәтиҗәләргә аерым игътибар бирәбез.

15 ноябрь Бөтендөнья рециклинг көне. Экологик  көннең максаты-хакимият, җәмәгатьчелек һәм сәнәгать структураларының игътибарын калдыкларны икенчел эшкәртү темасына җәлеп итү. Чүп-чарның күләме тотрыклы арта баруы билгеле. Табигать министрлыгы мәгълүматлары буенча, ел саен Россиядә 70 млн тоннага якын каты коммуналь калдыклар барлыкка килә, ел саен — 3% ка күбрәк, ә чүп-чарның нибары 5-7% ы эшкәртелә, калганнары күмелә. Нәкъ менә икенчел эшкәртү калдыкларны утильләштерү проблемасын хәл итә, ресурсларның чиклелеге буенча мәсьәләләрне бетерә, әзер продукциянең бәясен арзанрак чимал куллану хисабына киметә һәм шуның белән әйләнә-тирәлекнең торышын яхшырта алачак.

Буа районында   мобилизацияләнүчеләрнең гаиләләре белән район башлыгы, шулай ук аның урынбасарлары очрашты, алар 82 гаиләдә булдылар . 39ы буенча оператив ярдәм чаралары күреләчәк, дип хәбәр итте киңәшмәдә район башлыгы Ранис Камартдинов. Районда һәр гаиләне индивидуаль тикшерүне октябрь ахырында башладылар.

Боз кату чоры сәбәпле, су объектлары кешеләр тормышы һәм сәламәтлеге өчен куркыныч тудыра. Күп кешеләр боз ныклыгын көтеп тормыйча, тыючы билгеләргә карамыйча, моның нәтиҗәләре турында уйламыйча, нык булмаган боз өстенә чыга.

Ел саен боз кату һәм язгы эрү чорында кешеләрнең һәм техниканың бозга эләгү очраклары теркәлә. Боз катламы вакытында бозда куркынычсызлык чараларын төгәл үтәргә кирәк.

 

13-14 ноябрьдә «УРАМ» экстрим-паркында «Безнең Татарстан» Республика яшьләр форумы финалы узачак: чара уку программасын һәм яшьләр проектларын тәкъдир итүне берләштерәчәк. Керү ирекле. Форумда катнашу өчен түбәндәге сайтта теркәлергә кирәк: molodezhnyy-tsentr-rt.timepad.ru.

Быел 51 яшьләр проекты Яшьләр эшләре буенча федераль агентлыктан һәм Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре буенча министрлыктан грантлар алды, аларның гомуми суммасы 55 406 000 сум тәшкил итте. 13 һәм 14 ноябрьдә теләге булган һәркем проектларны тәкъдир итә һәм якын киләчәктә республикабызны нинди үзгәрешләр көткәнен белә алачак. 

Коррупция термины, гадәттә, шәхси максатларда хезмәт урыныннан явызларча файдалануны - вазыйфаи затның үз вәкаләтләрен һәм үзенә ышанып тапшырылган хокукларны, шулай ук бу рәсми хакимият статусы белән бәйле хокукларны, мөмкинлекләрне, элемтәләрне законнарга һәм әхлакый корылмаларга каршы килә торган шәхси файда максатларында куллануны аңлата. Шулай ук вазифаи затларның ришвәт алуы, аларның сату-алу мөмкинлеге, ришвәтчелек дип атала. 10 ноябрьдә Аксу китапханәсендә укучылар белән "Коррупция - ЮК" дип исемләнгән мәгълүмати сәгать үткәрелде.


13
ноябрь, 2022 ел
якшәмбе

Буада яшәүче хатын-кызлар махсус операция өчен носилкалар теккәннәр. Буа районы хатын-кызлары, бөтен республика кебек үк, сугышчыларга носилкалар ясау өчен берләшкәннәр. Бу эшнең кураторы – Зур Фролово авылында гуманитар склад җитәкчесе Ольга Шевелева.

 Исегезгә төшерәбез, Буа районыннан өлешчә мобилизация кысаларында 136 ир-ат чакырылган иде. Район җитәкчелеге бу көннәрдә аларның гаиләләрендә булды, һәр гаилә белән очрашып социаль паспорт төзелә һәм кирәкле ярдәм күрсәтелә. Шулай ук андый гаиләләр өчен районда балалар бакчасы һәм мәктәп туклануы өчен түләүләр бетерелде, җәмәгать транспортында бушлай йөрү кертелде.


12
ноябрь, 2022 ел
шимбә

Казан буенча: Болытлы. Яңгыр. Җил көньяк-көнбатыштан 6-11 м/с, урыны-урыны белән төнлә 14 м/с ка кадәр, иртән һәм көндез 15-18 м/с. Төнлә минималь температура +4..+6˚. Көндез һаваның максималь температурасы  +6..+8˚.

 

13-14 ноябрьдә «УРАМ» экстрим-паркында «Безнең Татарстан» Республика яшьләр форумы финалы узачак: чара уку программасын һәм яшьләр проектларын тәкъдир итүне берләштерәчәк. Керү ирекле. Форумда катнашу өчен түбәндәге сайтта теркәлергә кирәк: molodezhnyy-tsentr-rt.timepad.ru.

Быел 51 яшьләр проекты Яшьләр эшләре буенча федераль агентлыктан һәм Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре буенча министрлыктан грантлар алды, аларның гомуми суммасы 55 406 000 сум тәшкил итте. 13 һәм 14 ноябрьдә теләге булган һәркем проектларны тәкъдир итә һәм якын киләчәктә республикабызны нинди үзгәрешләр көткәнен белә алачак. 


11
ноябрь, 2022 ел
җомга

"Россия Федерациясе Кораллы Көчләренә һәм аларның гаилә әгъзаларына өлешчә мобилизацияләү буенча хәрби хезмәткә чакырылган хезмәткәрләргә өстәмә ярдәм чараларын тәэмин итү турында" 2022 елның 14 октябрендәге социаль-хезмәт мөнәсәбәтләрен җайга салу буенча Республика өчьяклы комиссиясенең карары.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International