Мәктәпкәчә яшьтәге еллар - балачакның иң кыйммәтле һәм кадерле вакытлары!
Ел саен 27 сентябрьдә мәктәпкәчә яшьтәге хезмәткәрләр көне билгеләп үтелә. Ул Россия территориясендә – 1836 елда 27 сентябрьдә беренче балалар бакчасы ачу хөрмәтенә расланган дәүләт бәйрәме булып тора. Шул вакыттан бирле нәкъ 186 ел үтте.
2022 елның 29 сентябрендә 10.00 сәгатьтән 15.00 сәгатькә кадәр Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил «Мәрхәмәт-Милосердие» Татарстан Республикасы Дәүләт Советы хатын – кыз депутатлары берләшмәсе белән берлектә «Белем бирү процессында катнашучыларның хокукларын яклауның актуаль мәсьәләләре турында» кайнар линия үткәрә.
Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппараты, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының «Мәрхәмәт-Милосердие» хатын – кыз депутатлар берләшмәсе, Татарстан Республикасы Прокуратурасы, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының Мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты, Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы, Казан шәһәре муниципаль берәмлеге Башкарма комитетының мәгариф идарәсе вәкилләре гражданнарга бәхәсле хәлләрне аңлатырга ярдәм итәчәк.
«Кайнар линия» телефоны: (843) 236-00-71.
Сез шулай ук сорауларыгызны whatsapp ' ка +7 (939) 345-37-50 телефон номеры буенча җибәрә аласыз.
Консультация вакыты: 10.00 дән 15.00 гә кадәр.
Бүген өлешчә мобилизация кысаларында повестка алган буалылар җыю пунктларына юнәлделәр. Биредә ир-атлар кирәкле әзерлек үтәргә тиеш.
Искәртеп узабыз, хәзерге вакытта запаста торучы һәм, барыннан да элек, кораллы көчләр сафларында хезмәт иткәннәрнең билгеле бер хәрби-учет белгечлекләре һәм тиешле тәҗрибәсе булган гражданнар хәрби хезмәткә чакырылырга тиеш.
Ватанны саклаучыларга район башлыгы Ранис Камартдинов мөрәҗәгать итте:
- Кадерле буалылар! Бу авыр вакытларда Сез намус һәм вөҗдан чакыруы буенча Ватанга тугры калган чын ил сакчылары. Мин һәрберегез белән горурланам һәм батырлыгыгыз алдында башым иеп, чын йөрәктән рәхмәт сүзләремне җиткерәм. Кызганычка каршы, безнең ил көчле каршылык белән очрашты. Илебезне таркатырга, рухыбызны сындырырга тырышу Сезнең кебек тимер ир-егетләр булганда уңышсыз булачак. Чөнки тынычлык сагында Сез - Ватанны саклаучылар бар! Бөек Ватан сугышы елларында тынычлык өчен әти - бабаларыбыз көрәшсә, бүген илебезне һәм гаиләләрне якларга Сез барасыз. Сезнең гаиләләрегезгә исән-сау кайтуыгызны телим! Иң мөһиме-үзегезне саклагыз. Без сезгә ышанабыз һәм көтәбез!
Туганнары һәм якыннары гына түгел, хезмәт коллективлары да бүген Ватанны саклаучыларны дулкынлану һәм горурлык хисләре белән озаттылар. Автомобиль колоннасы узган юлга шәһәр халкы флаглар, хәер-фатиха сүзләре белән чыкты.
Кинәттән килгән авыр сынауларны лаеклы рәвештә җиңәрбез һәм бу кыенлыклар безне ныгытыр дип ышанабыз.
Ватан алдындагы бурычыгызны лаеклы үтәгез, кадерле якташлар. Исән һәм сәламәт булып өйгә кайтыгыз.
2022 елның октябрь аена Буа шәһәре буенча каты көнкүреш калдыкларын чыгару графигы.
Каты көнкүреш калдыкларын чыгару вакыты:
эш көннәрендә 18.00 сәгатьтән, шимбә һәм бәйрәм көннәрендә 15.00 сәгатьтән башлап.
Дата / Урам
1. К. Либкнехт, Свияжск урамы
3. К. Маркс, Ленин урамы
4. Энгельс урамы
5. Кызыл Армия, Төньяк Коммуна, Кыр өсте, Тау өсте, Тынычлык урамнары
6. Кече Яр буе урамы, Кече Яр буе тыкырыгы, Кырым, Казан урамнары
7. Маяковский, М.Җәлил урамнары
8. Чапаев, Щорс, Матросов урамнары
10. Гарнизов, З. Богданова, Карташов, Б.Урманче, Энергетиклар, Свердлов урамнары
11. Комаров урамы
12. Тимер юл урамы, 2нче Тимер юл урамы
13. Яшел, Республика урамнары
14. Ямашев, Горький урамы
15. Зөя, Самочкин, Сафин, Ивашев, Сәйдәшев, Ульянов, Р.Шәрәфетдинов, Егоров урамнары
17. Жорес, Репин урамнары
18. Космовский, Завод урамнары
19. Вахитов, Ш.Абдрахманов урамнары
20. Ефремов, Газ урамнары
21. Р.Люксембург, Якты, Болын урамнары
22. Колхоз, Беренче май, Пионер, Пушкин, Сторожев урамнары
24. Бебель, Казанкин урамнары
25. Комаров урамы
2022 елның октябренә Буа муниципаль районы авыл җирлекләрендә каты көнкүреш калдыкларын чыгару ГРАФИГЫ.
1 - Ырыңгы, Татар Буасы, Карлы, Килдураз, Урта Лашчы, Иске Лашчы, Бәбки, Өчмунча, Казма, Кабалан, Үгез Куагы;
2 - Яңавыл, Ивашевка, Адав-Толымбай, Яшевка, Кыят, Рус Киштәге, Козловка, Аккүл, Күгәлнә, Немчиновка;;
3– Тимбай, Ямбулат, Мөкерле, Отрада, Корбаш, Протопопово, Кырык Садак, Рус Кырык Садагы, Кече Шыгырдан, Вольнистан, Янтуган, Чуаш Янтуганы, Ташкичү;
4 - Кайрево, Нурвахит, Алших, Теңкәш, Иске Суыксу, Яңа Суыксу;
5 - Зур Фролово, Зур Кырлаңгы, Бикмураз, Түбән Наратбаш, Күл Черкене, Степановка, Лашчы тимер юл разъезды, Каенлык;
6 – Яңа Чәчкап, Әхмәт, Яңа Куҗак, Кыр Тәүгелдесе, Норлат, Кыр Әнәле, Кайбыч, Югары Наратбаш, Чурак;
7 - Ташкичү, Аксу, Бик-Үти, Исәк, Атабай-Әнкәбә, Әлки, Югары Лашчы, Тутай, Татар Аксуы, Чуаш Аксуы;
8 - Әлши, Раково, Новоселки, Таковар, Чуаш Киштәге, Иске Мәртле, Канава, Яскүл, Шәмәк, Чуаш Биморзасы, Яңа Мәртле;
9 - Яңа Тинчәле, Яңа Чынлы, Иске Шәйморза, Иске Суыксу Выселкасы, Иске Тинчәле, Боерган, Чуаш Сарыкамышы, Иске Борындык, Татар Биморзасы, Кече Боерган, Күшке;
10 - Ырыңгы, Татар Буасы, Карлы, Килдураз, Урта Лашчы, Иске Лашчы, Бәбки, Өчмунча, Казма, Кабалан, Үгез Куагы;
11 – Яңавыл, Ивашевка, Адав-Толымбай, Яшевка, Кыят, Рус Киштәге, Козловка, Аккүл, Күгәлнә, Немчиновка;;
12 – Тимбай, Ямбулат, Мөкерле, Отрада, Корбаш, Протопопово, Кырык Садак, Рус Кырык Садагы, Кече Шыгырдан, Вольнистан, Янтуган, Чуаш Янтуганы, Ташкичү;
13 – Кайрево, Нурвахит, Алших, Теңкәш, Иске Суыксу, Яңа Суыксу;
14 – Зур Фролово, Зур Кырлаңгы, Бикмураз, Түбән Наратбаш, Күл Черкене, Степановка, Лашчы тимер юл разъезды, Каенлык;
15 - Яңа Чәчкап, Әхмәт, Яңа Куҗак, Кыр Тәүгелдесе, Норлат, Кыр Әнәле, Кайбыч, Югары Наратбаш, Чурак;
16 - Ташкичү, Аксу, Бик-Үти, Исәк, Атабай-Әнкәбә, Әлки, Югары Лашчы, Тутай, Татар Аксуы, Чуаш Аксуы;
17 - Әлши, Раково, Новоселки, Таковар, Чуаш Киштәге, Иске Мәртле, Канава, Яскүл, Шәмәк, Чуаш Биморзасы, Яңа Мәртле;
18 - Яңа Тинчәле, Яңа Чынлы, Иске Шәйморза, Иске Суыксу Выселкасы, Иске Тинчәле, Боерган, Чуаш Сарыкамышы, Иске Борындык, Татар Биморзасы, Кече Боерган, Күшке;
19 – Ырыңгы, Татар Буасы, Карлы, Килдураз, Урта Лашчы, Иске Лашчы, Бәбки, Өчмунча, Казма, Кабалан, Үгез Куагы;
20 – Яңавыл, Ивашевка, Адав-Толымбай, Яшевка, Кыят, Рус Киштәге, Козловка, Аккүл, Күгәлнә, Немчиновка;
21 – Тимбай, Ямбулат, Мөкерле, Отрада, Корбаш, Протопопово, Кырык Садак, Рус Кырык Садагы, Кече Шыгырдан, Вольнистан, Янтуган, Чуаш Янтуганы, Ташкичү;
22 – Кайрево, Нурвахит, Алших, Теңкәш, Иске Суыксу, Яңа Суыксу;
23 – Зур Фролово, Зур Кырлаңгы, Бикмураз, Түбән Наратбаш, Күл Черкене, Степановка, Лашчы тимер юл разъезды, Каенлык;
Татарстан Республикасы Президенты премиясен бирү комитеты Гражданлык җәмгыяте институтлары үсешенә керткән өлеше өчен Татарстан Республикасы Президенты премиясен бирү турында 2022 елның 26 августыннан Татарстан Республикасында граждан җәмгыяте институтлары үсешенә керткән өлеше өчен Татарстан Республикасы Президенты премиясенә документлар кабул итә башлау турында хәбәр итә.
2022 елның 1 сентябреннән «Россия Федерациясендә туристлык эшчәнлеге нигезләре турында» Федераль законга үзгәрешләр үз көченә керде, алар нигезендә туроператорлар электрон юлламалар формалаштырырга һәм алар турында мәгълүматларны электрон юлламаларның Бердәм мәгълүмати системасына урнаштырырга тиеш. Турист һәм (яки) башка заказчы белән язма формада, шул исәптән электрон документ рәвешендә, турист яки турист турындагы төп мәгълүматлар һәм аларның сәяхәтләре турындагы мәгълүмат QR код рәвешендә чагылыш табачак. Тиешле мәгълүматларны айның 15нче числосыннан да соңга калмыйча туроператорга тапшырачаклар. Бу мәгълүматларның составын һәм аларны җибәрү тәртибен Россия Федерациясе Хөкүмәте бердәм мәгълүмати системасында электрон юлламалар эшләү кагыйдәләрендә билгеләячәк. Туристлык продуктын Бердәм мәгълүмати системасына төзелгән шартнамәдә туроператор тарафыннан белешмәләр тапшырмыйча, шулай ук туристлык продуктын формалаштырган туроператорга Бердәм мәгълүмати системасы эшчәнлеге кагыйдәләре белән билгеләнгән тәртиптә һәм срокта килешү төзү турында хәбәр итүне юлламыйча гамәлгә ашыру тыела.
Роспотребнадзор искәртеп узганча, 2022 елның 1 сентябреннән «Кулланучылар хокукларын яклау турында» РФ Законының 16 статьясына үзгәрешләр кертү хакында федераль закон үз көченә керде. Закон Роспотребнадзор тарафыннан эшләнгән һәм кулланучылар хокукларын кысучы килешүләрнең рөхсәт ителмәгән шартлары исемлеген үз эченә ала. Килешүгә мондый шартлар кертү кулланучыга зыян китергән очракта, сатучы аларны тулы күләмдә капларга тиеш.
Кулланучы товардан теләсә кайсы вакытта аны тапшырганчы, ә товарны тапшырганнан соң - җиде көн эчендә баш тартырга хокуклы. Товарны тиешле сыйфатта кайтару тәртибе һәм сроклары турында мәгълүмат товарны илтеп тапшырганда язма рәвештә бирелмәгән очракта, кулланучы товарны тапшырганнан соң өч ай эчендә товардан баш тартырга хокуклы. Товарның товар төре, куллану үзенчәлекләре, шулай ук әлеге товарны сатып алу фактын һәм шартларын раслаучы документ сакланып калган очракта сыйфатлы товарны кире кайтарырга мөмкин.
Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 16.08.2022 ел, №1420 карары нигезендә ташламалы кредитлауның яңа программасы эшли башлады. Ул кече һәм урта бизнеска ташламалы кредит продукты , 3-4, 5% астында инвестиция максатларына акча алырга мөмкинлек бирә. Яңа программаны эшләтеп җибәрү Кече һәм урта эшкуарлык һәм индивидуаль эшкуарлык инициативасына («1764» программасы) ярдәм итү һәм кредитлауны стимуллаштыру программасы буенча ташламалы фондлау (ПСК) кысаларында Россия Үзәк банкы һәм кече һәм урта эшкуарлык корпорациясе белән берлектә гамәлгә ашырыла торган процент ставкасын субсидияләү ярдәмендә мөмкин булды. Программада катнашуга барлыгы 48 банк сайлап алынган, шуларның 18е Татарстан Республикасында тәкъдим ителгән.