ЯҢАЛЫКЛАР


1
март, 2021 ел
дүшәмбе

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы авыл  мәктәпләре укучыларын «АгроНТИ-2021» Бөтенроссия конкурсында катнашырга чакыра, конкурс 5 – 10 сыйныф укучылары арасында өч яшь категорияләре һәм түбәндәге биш юнәлеш буенча уздырыла:

 • Агрокоптерлар (пилотсыз очу аппаратларының бүленгән системалары, автомат рәвештә идарә итү системалары);

• Агророботлар (авыл хуҗалыгы техникасы белән электрон автоматлаштырылган идарә итү системалары);

• Агрокосмос (авыл хуҗалыгында космик фотосурәтләр һәм веб-ГИС технологияләрен куллану);

• Агрометео (һава торышын фаразлау, һава торышы архивын булдыру, аналитика);

• АгроБио (авыл хуҗалыгы культураларын авырулардан һәм корткычлардан биологик яклау ысуллары).

Конкурс Фән-техника өлкәсендәге кече предприятиеләрне үстерүгә ярдәм итү фонды тарафыннан, «АПКның мәгариф учреждениеләре һәм балыкчылык ассоциациясе» коммерциягә карамаган оешмасы белән берлектә, Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы ярдәмендә уздырыла.

Өлкән яшьтәге гражданнар һәм инвалидларның тормыш шартларын яхшырту максатыннан Буа районында «Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге эшли. Өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе социаль - көнкүреш хезмәте күрсәтү рәвешендә хезмәт күрсәтә. Социаль хезмәт күрсәтү гариза нигезендә башкарыла. Гражданны социаль хезмәт күрсәтүгә мохтаҗ дип тану турындагы карар мохтаҗ гражданның яшәү урыны буенча социаль яклау органы тарафыннан кабул ителә.

Әгәр дә сез, сәламәтлеге торышы буенча таныш күршеләрегез, тормышның төп ихтыяҗларын мөстәкыйль рәвештә тәэмин итә алмасалар, сез өлкән яшьтәге гражданга ярдәмгә мохтаҗ турында мәгълүмат тупласагыз, Буа шәһәре, Ленин урамы, 52 нче йорт адресы буенча «Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенә яки «кайнар линия» телефоны буенча мөрәҗәгать итәргә киңәш итәбез: 8 84374 3-38-05.

Ветераннарны   әһәмиятле даталар белән котлау районда күркәм традициягә әйләнде. Бүген өч юбилярның туган көннәре билгеләп үтелә.


Истәлекле дата белән Нурлатта яшәүче Сәйран Идият кызын  Хәсәнованы котладылар. Бүген, язның беренче көнендә, аңа 95 яшь тулды.

Вольнистан авылында яшәүче Наҗия Әхмәдулла кызы Хөсәенова һәм Түбән Наратбаш авылыннан Зиннәтбану Кәлим кызы Әхмәтшина 90 яшьлек юбилеен каршылады.

Һәркемгә районнан котлау телеграммалары һәм бүләкләр тапшырылды.

 

Төзүче өлешләп төзүдә катнашучыга килешүдә каралган сроктан да соңга калмыйча тапшырырга бурычлы (мондый срок төзүче КФЙ составына керүче объектларны тапшырырга тиешле барлык кулланучылар өчен бердәм булырга тиеш).

Төзүче тарафыннан объектны тапшыру һәм аны кулланучы тарафыннан кабул итү яклар кул куйган тапшыру акты (яки тапшыру турында башка документ) буенча килешүдә каралган сроктан да соңга калмыйча, объектны файдалануга тапшыруга рөхсәт алынганнан соң гамәлгә ашырылырга тиеш. Шул ук вакытта килешүдә төзүче тарафыннан өлешләп төзү объектын тапшыру буенча йөкләмәләрне вакытыннан алда үтәү хокукы билгеләнергә мөмкин.

Тапшыру актында яки өлешләп төзү объектын тапшыру турында бүтән документта тапшыру датасы, торак бинаны яки торак булмаган бинаны өлешләп төзү объекты булып торган төп характеристикалары, шулай ук яклар теләгәнчә башка мәгълүмат күрсәтелә.

Торак урын һәм коммуналь хезмәтләр өчен түләү кертү бурычы – күпфатирлы йортны файдалануга тапшыруга рөхсәт биргәннән соң, аны тапшыру акты буенча бина тапшырганнан соң, ә төзүчедә-аңа КФЙ файдалануга тапшыруга рөхсәт биргән мизгелдән (РФ Торак кодексының 153 ст. 2 өлеше) торак бинаны төзүче алдында барлыкка килә.

ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яшел Үзән территориаль органының эчке базарын үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләре 16.02.2021 елда «Агроторг» ҖЧҖенең «Пятерочка» кибетендә кулланучылар өчен Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көне кысаларында «Пластик материалларны пычрату белән көрәш» темасы буенча анкета белән консультация үткәрелде. Анкетада 25 респондент катнашты. Сораштырылганнарның гомуми саныннан 96,0%ы пластик савытлардан файдалана, башлыча продукция: көнбагыш мае, сөт продукциясе, минераль су һәм соклар, эчәргә яраклы су сатып алалар.  Төп өлеше - 84,0% сораштырылган респондентлар кулланган пластик савыт-сабаны ыргыталар, 15,0% - хуҗалыкта кулланалар, бер процентка якынын яндыралар, дип җавап биргән. Пластик материаллар белән әйләнә-тирә мохитне пычрату турында сораштырылган респондентларның 96,0%ы белә.

ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең территориаль органы белгечләре кулланучыларга "Кулланучылар хокукларын яклау турында" РФ законының 5,10,18 маддәсе турында аңлаттылар. Башкарылган чарада кулланучыларга һәм сатучыларга кулланучылар белешмәлекләре һәм “Татарстанның кулланучылар хәбәрләре” газетасы тапшырылды.

Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ленар Гарипов Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы оешмаларында  терлекчелек тармагының 2021 елның гыйнвар ае нәтиҗәләре турында сөйләде.

Барлык муниципаль районнар белән  видеоконференция-элемтә режимындагы  киңәшмәне  Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.

Буа муниципаль районының тормыш дәрәҗәсен күтәрү һәм керемнәрне легальләштерү буенча ведомствоара комиссиясе пенсия алды яшендәге гражданнарның хезмәт хокукларын бозу мәсьәләләре буенча “кайнар линия” эше оештырылуы турында хәбәр итә.

Гражданның пенсия алды яшенә җитүе аңа хезмәт хокукларында һәм ирекләрендә, шул исәптән эшкә алганда, чикләүләр билгеләү өчен сәбәп була алмый. Барлык эш бирүчеләр (физик затлар һәм юридик затлар, аларның оештыру-хокукый рәвешләренә һәм милек рәвешләренә бәйсез рәвештә) хезмәт законнары нигезләмәләренә һәм хезмәт хокукы нормаларын үз эченә алган башка актларга таянырга тиеш. Эшкә кабул итү буенча таләпләр бердәм, ягъни пенсия алды яшендәге гражданнарны эшкә алу башка хезмәткәрләрне эшкә алу кагыйдәләреннән аерылмый.

«Кайнар линия» телефоны: 8 (843)743-29-93.

«Кайнар линия»нең эш вакыты: эш көннәре 08.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр, тәнәфес 12.00 сәгатьтән 13.00 сәгатькә кадәр

Буа муниципаль районының тормыш дәрәҗәсен күтәрү һәм керемнәрне легальләштерү буенча ведомствоара комиссиясе хезмәт мөнәсәбәтләрен рәсмиләштермәү (эш бирүче белән төзелгән хезмәт килешүе булмау), хезмәт хакын түләмәү, конвертларда түләү яки хезмәт хакын минималь хезмәт хакыннан түбәнрәк түләү фактлары буенча 8(84374)3-29-93 телефонына мөрәҗәгать итәргә мөмкин, дип хәбәр итә.

Исегезгә төшерәбез: эш бирүчеләр турында «Халык контроле» дәүләт мәгълүмат системасына хезмәт хакын түләүне тоткарлаучы һәм «конвертларда» түләүче эш биръчелщр турындагы мәгълүматны «Соры» хезмәт базары» юнәлеше буенча урнаштыру мөмкинлеге бар.

"Халык контроле"нә һәм эш урыннарында хезмәткәрләрнең тормышы һәм сәламәтлеге өчен куркыныч тудыручы имин хезмәт шартларын оештыру проблемалары турында да хәбәр итәргә мөмкин. Бу юнәлешне Татарстан Республикасында Дәүләт хезмәт инспекциясе җитәкли.

“Халык контроле” дәүләт мәгълүмат системасына сылтама: https://uslugi.tatarstan.ru


27
февраль, 2021 ел
шимбә

Бүген Буа шәһәрендә «Милли мультfest» республика балалар кинофестиваленең зона туры уза.

Исегезгә төшерәбез, конкурс узган елның ноябрендә үк старт алды, 2021 елның 30 гыйнварына кадәр сайлап алу турлары узды. Бүген, Буа, Апас, Тәтеш, Чүпрәле, Кайбыч, Кама Тамагы, Югары Ослан, Яшел Үзән, Спас районнарыннан иң яхшылар 26 апрельдә Казанда узачак бәйге финалына чыгу өчен көрәшәчәк.

«Милли мультfest» тамашачылар мәдәниятен тәрбияләүгә, балалар һәм яшүсмерләрнең рухи, интеллектуаль өлкәсен баетуга, анимацион фильмнар, компьютер уеннары аша татар телендә үстерүгә ярдәм итүгә юнәлдерелгән.

Конкурс эшләре жюри әгъзалары тарафыннан бәяләнәчәк, аның составына ТР Дәүләт Советы депутаты, телне саклау мәсьәләләре буенча ТР Президенты каршындагы комиссия әгъзасы Рамил Төхвәтуллин, атказанган сәнгать эшлеклесе, «Татаркино» директоры Миләүшә Айтуганова, «Татармультфильм» ҖЧҖ баш режиссеры, Казан Дәүләт мәдәният институты  укытучысы Сергей Киатров, «Самрух» иҗат берләшмәсе җитәкчесе Артур Нәбиуллин кергән.

Конкурста беренче урын өчен — 100 мең сум, икенче урын өчен — 70 мең сум, өченче урын өчен 50 мең сум күләмендә премия каралган.

Катнашучыларга яхшы кәеф һәм уңышлар телибез!


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International