ЯҢАЛЫКЛАР


14
сентябрь, 2020 ел
дүшәмбе

Тиздән яшь буалылар өчен актив ял итү һәм спорт белән шөгыльләнү өчен яңа иҗтимагый киңлек барлыкка киләчәк. Буада скайпарк урнаштыру эшенә  керешәчәкләр. Ул Наратлык урманында Чаңгы базасы янында урнашачак.  Бу яшь буынга актив ял итү һәм спорт белән шөгыльләнү өчен менә дигән урын! Ул район җитәкчесе Ранис Камартдинов инициативасы белән барлыкка киләчәк. Бау паркы-җир өстеннән 1 метр биеклектәге бау конструкцияләре җыелмасы. Инде кирәкле материаллар кайтарылган һәм бу атнадан эшкә тотыналар.

 

Аграрийлар быел көнбагышны урып — җыюга график буенча-сентябрьнең беренче яртысында керештеләр. Буа районы авыл хуҗалыгы идарәсенең оператив мәгълүматларына караганда, 2000 гектар мәйданда май орлыгын җыеп аласы бар, бу бер ел элек булган күрсәткечтән 300 гектарга күбрәк. Беренчеләрдән булып техниканы кырларга Зөлфия Аллямова крестьян-фермер хуҗалыгында чыгардылар. Быел алар «Мегасан» гибрид көнбагышы чәчтеләр. Уңдырышлылык-31 ц/га, орлыкларның майлылыгы 49%, дымлылык-9-11%. Фәнис Шәрәфетдинов крестьян-фермер хуҗалыгында да эшкә керештеләр. Быел көнбагыш 100 гектар мәйданда чәчелгән иде. Авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре һава шартлары аларга кыска вакыт эчендә уңыш җыеп алырга мөмкинлек бирер, дип өметләнә.

 


12
сентябрь, 2020 ел
шимбә

Буа районының Кайбыч авылында авыл халкы тавыш бирүдән тыш, гриппка каршы прививка да ясата ала. Сайлау участогына килүчеләргә үз тавышларын бирергә генә түгел, аерым кабинетка үтеп, грипптан прививка ясатуны да тәкъдим итәләр. Прививка ясау процессы да, сайлау участогында тавыш бирү дә санитар куркынычсызлыкның барлык кагыйдәләрен үтәп  оештырылды: комиссия әгъзалары битлекләрдә һәм махсус халатларда, сайлаучыларның керүгә температурасын үлчиләр.

Фельдшер-акушерлык пункты мөдире Дания Ваһапова сүзләренә караганда, прививканы, барыннан да элек, риск төркеменә керүчеләргә– өлкән яшьтәге кешеләргә, җитди хроник авырулардан интегүче кешеләргә, медицина хезмәткәрләренә, шулай ук сәүдә, транспорт, торак-коммуналь хуҗалык предприятиеләре хезмәткәрләренә ясатырга киңәш итәләр. "Медпунктта җитәрлек вакцина запасы бар", - дип билгеләп үтте ул.

Карлы авылында яшәүче Зәкәрия Төхфәтуллин, Асия Шәйдуллина, Равия Хөснетдинова 90 яшьлек юбилее уңаеннан Россия Президенты һәм район җитәкчелеге котлауларын кабул иттеләр. Район башлыгы урынбасары Илдар Еремеев юбилярларга Рәхмәт хатлары тапшырды һәм җылы теләкләрен җиткерде. Авыл җирлеге башлыгы аларның  Карлы авыл җирлегенең алтын фонды булуын билгеләп үтте һәм шулай ук бүләкләр тапшырды.

Алдан сайлауларның беренче көнендә Буа районында 30% ка якын сайлаучы тавыш бирде. Авыл халкы шәһәрлеләрдән бераз активрак булып чыкты. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, шәһәрдә 628, авылларда 405 сайлаучы тавыш бирде.

Шәһәр мәчетләренең бер имамы Фәһим Сөләйманов сайлау участогына беренче көнне  үк килде. Фәһим Рәхимҗан улы Көнбатыш бистәсендә урнашкан "Хаҗилар" мәчете имамы.

 -  Төрле милләт кешеләре тату, бер гаилә булып яши безнең бистәдә. Шатлыкта да, бәладә дә без бердәм. Мәсәлән, янгыннан зыян күргән берничә гаиләгә ярдәм иттек. Мин күпмилләтле Татарстанда яшәвем белән горурланам. Киләчәктә дә  аның шундый булуына ышанып тавыш бирдем, - дип билгеләп үтте ул.


11
сентябрь, 2020 ел
җомга

«Көзге игелек атнасы – игелекле эшләр эстафетасы» акциясе кысаларында «Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе белгечләре өлкән яшьтәге гражданнар өчен скандинавия йөреше буенча дәрес оештырдылар.

 Дәрес Буа шәһәренең Яшьләр паркында «Скандинавия йөреше» өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлегенең социаль технологиясен тормышка ашыру кысаларында оештырылды.

 Дәреснең максаты-сәламәт яшәү рәвешен формалаштыру һәм өлкән яшьтәге гражданнар өчен скандинавия йөреше буенча шөгыльләрне популярлаштыру.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матди-техник базаны үстерүгә грантлар бирүгә авыл хуҗалыгы кооперативларын сайлап алу буенча өстәмә конкурс башлану турында игълан итә.

Бер кооперативка грантның максималь суммасы - 70 млн. сум. Грант акчаларын авыл хуҗалыгы продукциясен әзерләү, саклау һәм эшкәртү, махсуслаштырылган транспорт һ.б. объектлар сатып алу, төзү яки модернизацияләү өчен файдаланырга мөмкин.

Бүген, 11 сентябрьдә “Халык участковые” Бөтенроссия конкурсының беренче төбәк этабына старт бирелде, ул унынчы тапкыр уздырыла.

Конкурс халыкның полиция хезмәткәрләренә ышанычы дәрәҗәсен, хезмәт абруен күтәрүгә һәм полициянең участок уполномоченныйлары эшчәнлеге турында уңай җәмәгатьчелек фикерен булдыруга ярдәм итәчәк.

Буа районыннан ике катнашучы - полициянең өлкән участок уполномоченные полиция капитаны Марат Хәсәнов һәм полициянең өлкән участок вәкиле полиция өлкән лейтенанты Раил Камалов катнаша. Аларның югары шәхси һәм һөнәри сыйфатлары хезмәткәрләр һәм халык арасында ихтирамга лаек.

 Конкурста җиңүчене билгеләү өчен, 11 сентябрьдән башлап Татарстан Республикасы буенча Эчке Эшләр Министрлыгының  httpps://16.мвд.рф/бөтенроссия конкурсы - 2020 рәсми Интернет-сайтында  онлайн-тавыш бирү башлана, ул 20 сентябрьдә тәмамланачак.

«Көзге игелек атнасы» ирекле акциясе кысаларында Буа муниципаль районында «Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге» дәүләт автоном социаль хезмәт күрсәтү учреждениесенең гаилә һәм балаларга ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгечләре социаль хезмәт алучылар өчен “Һөнәрләр дөньясында” дигән һөнәри юнәлешле дәрес үткәрделәр.

Дәрес "Син миңа ошыйсың" дигән сәламләү  уены белән башланды. Уен барышында балалар үзләренең яшьтәшләренә карата булган яхшы уй-хисләрен белдерделәр. Бу уен коммуникатив күнекмәләрне үстерә һәм балалар арасындагы мөнәсәбәтләрне яхшырта.

Аннары социаль педагоглар катнашучыларга «Көзге игелек атнасы» акциясе, бүгенге очрашу темасы турында сөйләделәр һәм шул ук исемдәге викторина үткәрделәр. Дәрестә балалар бик күп кызыклы һөнәрләр турында белделәр, нинди белгечлекләргә ихтыяҗ зур, ә ниндиләргә  бөтенләй юк икәнлекне дә белделәр. Дәрес барышында балалар белгечләргә кем булырга теләвләре турында  җиткерделәр. Шулай ук һөнәрләр темасына «Крокодил» уенын уйнап, үз-үзләрен сынап карадылар.

Әлеге чараның максаты-балаларда һөнәрләрнең күптөрлелеге турында күзаллау формалаштыру, төрле һөнәр ияләренә карата ихтирамлы мөнәсәбәт тәрбияләү.

La Primavera оркестры коронавирус белән бәйле концертларны тыюдан соң программаны яңадан башлап җибәрде. Татарстанның биш шәһәре «Йолдызлар – иртәгәсе көннән» программасының концерт турына керде. 8-18 сентябрьдә гала-концертлар Бөгелмә, Әлмәт, Яр Чаллы, Түбән Кама һәм Буада узачак. Анда бөтен Татарстаннан яшь музыкантлар катнашачак.

 «Йолдызлар – иртәгәсе көннән» проекты инде биш ел Казанда зур уңыш белән уза. Быел Татарстан Президенты һәм ТР Мәдәният министрлыгы ярдәме белән ул яшь музыкантлар өчен республика иҗади программасы статусын алды», - дип сөйләде проект җитәкчесе һәм La Primavera Казан камера оркестрының баш дирижеры Рөстәм Абязов.

Татарстанның халык артисты әле кышын ук Татарстанның балалар музыка мәктәпләре һәм музыка колледжларында тәрбияләнүчеләрне шәхсән үзе тыңлады, алар La Primavera оркестры белән солистлар сыйфатында чыгарга тиеш иде. Тик гала-концертларны коронавирус пандемиясе белән бәйле катгый чикләүләр һәм тыюлар аркасында күчерергә туры килде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International