Кушылыгыз! Видео төшереп Instagramдагы аккаунтыгызда бастырып чыгарыгыз. Һичшиксез, @official_buinsk аккаунтын билгеләгез һәм #живуСпортомДомавБуинске хештегын күрсәтегез. Иң кызык роликлар Буа районы рәсми аккаунтында бастырылачак -@official_buinsk
6 апрельдә бизнес өчен «Кризис чорында компаниянең эш-гамәлләре стратегиясе һәм тактикасы (кризисның сценарийлары һәм фаразлары)» онлайн-дәрес узачак. Кризиска каршы конференцияләр сериясе ТР Президенты йөкләмәсе буенча @economy.rt, @dom_pred, @bizfabrika эшли башлады. Проект эшкуарларны агымдагы шартларга тиз арада җайлаштыру өчен булдырылган һәм бизнеска ярдәм итү экосистемасының бер өлеше булып тора.
Беренче онлайн-дәрестә кризиска каршы идарәне эшләтеп җибәрү технологияләре, кризиска каршы стратегияләр төрләре, кризис вакытында эшне оештыру алгоритмнары, тышкы һәм эчке мохитне анализлау методлары турында фикер алышачаклар.
Чара 11:00 сәгаттә башлана.
Регистрация өчен сылтама - http://biz-balance.ru/antikrizis_pro
Сорау: Мин рәсмиләштерелмичә эшләдем, тик хәзер мине эштән чыгардылар, мин эшсезлек буенча пособие 12130 сумга дәгъва итә аламмы?
Сорау: Мин шәхси эшмәкәр, ләкин хәзер үз эшчәнлегемне алып бара алмыйм. Мин мәшгульлек үзәгенә исәпкә басарга һәм эшсезлек буенча пособие ала аламмы?
Мәшгульлек үзәгендә 30.03.2020 елдан башлап дистанцион форматта теркәлергә мөмкин.
Туры килә торган эшне эзләү максатларында теркәү Татарстан Республикасы Дәүләт хезмәтләре порталында электрон рәвештә гариза бирү юлы белән башкарыла.
Буа муниципаль районы җитәкчесе Ранис Камартдинов бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәтендә яңа коронавирус инфекциясе таралуга, нефтькә һәм доллар курсы үзгәрүчәнлегенә бәйле рәвештә хәлнең начараю шартларында Татарстан Республикасы икътисадының тотрыклы үсешен тәэмин итү чаралары планы турындагы доклад белән чыгыш ясады. Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Буа муниципаль районы Лаеш тимер юл разъезды бистәсендә урнашкан «Әхмәт электромеханика заводы» предприятиесенең эшчәнлеге, булган проблемалар һәм яңа эпидемиологик хәл аркасында эшне туктатып тору турында предприятиенең генераль директоры Хәбибҗанов Эдуард Мәгәфур улы чыгыш ясады
Тиешле смс булганда, ике сәбәп буенча, урамда булырга рөхсәт ителгән вакытны озайттылар
Аерым алганда, үзгәрешләр тугыз максатның икесенә кагылды:
Ял көннәрендә халыкны балалар, яшьләр һәм аларның әти-әниләре өчен онлайн-концертлар уза. Сезгә анонс тәкъдим итәбез, гаилә белән аларны карарга 4-5 апрельдә мөмкин булачак.
Бүгенге көндә республикадагы башка районнардагы кебек Буа районында да саклагыч битлекләргә сорау зур. Бу чорда үзләренең граждан активлыгын Шәмәк авыл җирлегенең Иске Мәртле авылы мәдәният йорты хезмәткәрләре күрсәтте. Алар үз-үзеңне изоляцияләүдә куп тапкырлар кулланып була торган саклагыч битлекләр тегеп түләүсез авыл халкына таратты. Аеруча игътибар яңа коронавирус йоктыруда риск төркеменә керүче өлкән яшьтәге кешеләргә бирелде.
Куп тапкырлар кулланыла торган саклагыч битлекләрне Буа районының мәгариф учреждениесе хезмәткәрләре дә тегә. Алар шәхси саклау чаралары белән үзләрен һәм тәрбияләнүчеләрен генә түгел, ә волонтерларны да тәэмин итте. Ике көндә алар 1200 саклагыч битлекләр текте. Тукыма һәм тегү кирәк-яракларына чыгымны район җитәкчелеге үз өстенә алды.
Хөрмәтле Буа муниципаль районында яшәүчеләр!
Instagram челтәрендә төзекләндерелергә тиешле территория өчен тавыш бирү үткәрелде. Тавыш бирүдә иң күп тавышны Буа шәһәренең үзәк мәйданы, шул исәптән шәһәрнең Үзәк паркы җыйды.