Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрне электрон рәвештә алуның өстенлекләре түбәндәгеләрдән гыйбарәт:
а) хезмәт күрсәтү белән бәйле мәгълүмат алу мөмкинлеге;
б) дәүләт һәм муниципаль хезмәт күрсәтү процедураларын гадиләштерү;
б) хезмәт күрсәтү белән бәйле вакытлы чыгымнарны кыскарту;
в) гражданинның гаризасы буенча эшнең һәр этабында мәгълүматлы булуы;
г) йорт яисә эш компьютерыннан дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтү турында гариза бирү мөмкинлекләре;
д) электрон документ әйләнеше системасын кертү нәтиҗәсендә бюрократик киртәләрне бетерү;
е) чиновниклар белән шәхси аралашканда барлыкка килә торган коррупцион куркынычларны киметү.
Шәһәренең Яшьләр паркында Яңа ел чыршысын ачу тантанасы узды. Кунакларны Буа шәһәре башлыгы урынбасары Светлана Зайцева сәламләде һәм якынлашып килүче Яңа ел белән котлады. Бәйрәмгә җыелган балалар Кыш Бабай, Кар Кызы һәм башка әкият персонажлары белән чыршы тирәли әйлән-бәйлән уйнадылар, биеделәр, рәхәтләнеп күңел ачтылар. Кыскасы, бәйрәмдә менә дигән атмосфера хөкем сөрде - Яңа ел музыкасы, мәзәкләр, күңелле һәм шатлыклы көлүләр яңгырады.
Заманча шугалак "Арктика" боз сарае артында урнашкан. Шугалак өчен бортлар Казаннан китерелгән һәм "Мәрхәмәтле боз" республика программасы буенча урнаштырылган. Аның мәйданы 1500 квадрат метр тәшкил итә. Кичләрен җылытыла торган кабиналар һәм тимераякларны прокатка алу да эшлиячәк.
Каты көнкүреш калдыкларын чыгару вакыты: эш көннәрендә 17.00 сәгатьтән, шимбә 15.00 сәгатьтән.
2, 3,4, 6, 8 гыйнвар көннәрендә каты көнкүреш калдыкларын чыгару 15.00 сәгатьтән
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы авылда кече һәм урта бизнесны үстерүгә зур игътибар бирә. Бүген һәр районда Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы ярдәме белән үз эшен ачкан һәм аны уңышлы алып баручы кешеләр шактый күп. Мәсәлән, узган атнада Арча районында «Яңа эш башлаучы фермер» һәм «Гаилә терлекчелек фермалары» программалары буенча Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы грантларына төзелгән 4 ферма бер үк вакытта ачылды.
Республиканың сөтчелек тармагы алдагы елларга үсеш ноктасы булачак. Бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров әйтте.
Барлык муниципаль районнар белән видеоконференция режимындагы киңәшмәне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде.
Хөрмәтле буалылар, район кунаклары! ⠀Сезне бүген, 23 декабрьдә, чакырабыз: ⠀
14.00 "Арктика" боз сарае территориясендә ачык һавада шугалак ачылуга;
16: 00 Буа шәһәренең Үзәк һәм Яшьләр паркында Чыршы ачу тантанасына.
Көтәбез сезне!
Буа үзәк район хастаханәсе 2019 елның 24 декабрендә Буа район үзәк хастаханәсендә кан бирү пунктына чакыра.
Шартлар түбәндәгеләр:
- кан бирергә теләүчеләргә үзләре белән паспортларын алырга
- сезнең яшегез 18 дән узган булырга тиеш
- гәүдә авырлыгы кимендә 60 кг.
- сездә яхшы хис һәм уңай кәеф булырга тиеш.
Адрес: Буа ш., Ефремов ур., 137, 9.30 дан 14.00 гә кадәр.
«Кулланучылар хокукларын яклау» темасына республика олимпиадасы 2013 елдан бирле үткәрелә, узган биш олимпиадада да Буа районының гомуми белем бирү мәктәпләре укучылары актив катнаша. 2013, 2016, 2017 , 2019 елларда Буа шәһәренең 2 нче лицеенда укучы биш укучы төрле номинацияләрдә җиңүче булды.
Агымдагы елда олимпиадада катнашу өчен Буа районының 15тән артык гомуми белем бирү мәктәбеннән 218 гариза килгән. Икенче этапка 22 укучы узды, эссе язганнан соң Буа шәһәренең 2 нче лицее укучысы иң яхшылардан булып калды.
Соңгы 5 елда Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексына кертелгән инвестицияләр күләме 140 млрд сум тәшкил итә, шул исәптән авыл хуҗалыгына – 96 млрд сум, эшгкәртү сәнәгатенә - 44 млрд сум. Шундый белешмәләр бирде шимбә көнне Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров. Барлык муниципаль районнар белән видеоконференция режимындагы киңәшмәне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Киңәшмәдә шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да акатнашты.