Иң яхшы беренчел ветераннар оешмасы республика конкурсының II этабына (2019 ел өчен) йомгак ясау буенча Республика конкурс комиссиясе узды.
Конкурс йомгаклары буенча башлангыч ветераннар оешмалары арасында 1 нче урынны Буа муниципаль районының Боерган авыл җирлеге яулады. Мактау грамотасы һәм 30 мең сумлык сертификат авыл җирлеге рәисе Малышева Нина Андреевнага тапшырылды.
2 нче урынны Горький тимер юлының Казан төбәге Юдино дистанциясенең Буа участогы ветераннар оешмасы (рәисе Гаязова Фәния Вазыйх кызы) алды. Мактау грамотасын һәм 25 мең сумлык сертификатны Нигъмәтуллин Илгиз Фәйзер улы алды.
Котлыйбыз!
20 декабрьдә наркотикларга каршы көрәш комиссиясенең һәм Буа районы Башкарма комитет җитәкчесе Ранис Камартдинов рәислегендә коррупциягә каршы көрәш буенча эшне координацияләү комиссиясенең уртак утырышы булды.
Бүген, 20 декабрьдә Буа драма театрында ятим балалар һәм ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган, тәрбиягә бала алган гаиләләрдә тәрбияләнүче балалар өчен яңа ел тамашасы узды.
Яңа ел алдыннан балаларга шатлык бүләк итү аеруча мөһим. Бүгенге чарада да 100гә якын бала катнашты. Балалар әйлән-бәйлән йөрделәр, шигырьләр сөйләделәр һәм Кыш бабай кулыннан татлы бүләкләр алдылар. Театр артистлары әзерләгән «Иван Царевич һәм соры бүре» дигән яңа ел интерактив тамашасы яшь буалыларда аеруча зур кызыксыну уятты.
Шушы ук бәйрәм бүген Буа муниципаль районында яшәүче сәламәтлекләре буенча мөмкинлекләре чикләнгән 150 бала өчен дә узды.
Бүген Буа драма театрында мөмкинлекләре чикле балалар өчен традицион Яңа ел чыршысы узды.
Залда утыручыларны район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Лилия Садретдинова сәламләде. Лилия Назыйм кызы барысын да якынлашып килүче Яңа ел бәйрәмнәре белән котлады, аларга сәламәтлек, бәхет һәм игелек теләде, район мәгариф учреждениесе укучысы Балобина Полина һәм Ибатуллина Раилгә, Буа муниципаль районының актив гражданлык позициясе, физик мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшьләр арасында «Без - Россия гражданнары»дип исемләнгән VII Республика иҗат конкурсында лаеклы чыгыш ясаганнары өчен Рәхмәт хатлары тапшырды. Алга таба чара театр артистлары әзерләгән «Иван Царевич һәм соры бүре» интерактив тамашасы белән дәвам итте.
Бүген Буа, Апас, Кайбыч районнары буенча суд приставлары «Буа» сәүдә үзәгендә «үз бурычларың турында бел» Бөтенроссия акциясе оештырдылар.
Алар бу акциянең максаты турында, булган бурычларны ничек түләргә мөмкин икәнлеге турында белешмәлекләр тараттылар. Бурычлылар бурычларын https://r16.fssprus.ru Россия Суд приставлары федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе сайтында түли алалар. Бу сайтның мобиль кушымта сервисы да бар.
Сүз уңаеннан, бүгенге көндә районда 5 меңнән артык бурычлы кеше исәпләнә
Бүген, 20 декабрьдә, районның Буа энергетиклары үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен - Энергетиклар көнен билгеләп үттеләр. Бу көнгә багышланган бәйрәм программасында Буа муниципаль районы Башкарма комитет җитәкчесе Ранис Камартдинов катнашты.
- Сез район территориясендә ышанычлы һәм өзлексез энергия белән тәэмин итүгә юнәлтелгән көндәлек хезмәтегез белән икътисадның төп, стратегик мөһим тармакларының берсе булып санала торган энергетика комплексын үстерүгә зур өлеш кертәсез, - дип ассызыклады ул һәм район энергетикларын һөнәри бәйрәмнәре белән котлап, "Буа электр челтәрләре"нең иң алдынгы хезмәткәрләренә Мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатлары тапшырды.
Билгеләп үтик, БАЭС хезмәткәрләре ел саен һөнәри осталык буенча республика ярышларында призлы урыннар яулыйлар, бу оешмада җаваплы, максатчан кешеләр эшләвенә, эшне белеп башкаруларның ачык дәлиле.
«Әйдәгез, ярдәм итик! » хәйрия акциясе Буа үзәк район хастаханәсе җирлегендә кабат узды. 14 декабрьдә 122 буалы республиканың әйдәп баручы белгечләреннән бушлай консультатив ярдәм алды. Бу көнне халыкны кабул итүне кан тамырлары хирургы Айгиз Фейсханов, онкология-химиотерапевты Рөстәм Сафин, онколог-гинекологы Диләрә Кәлимуллина, невролог Марат Хәйруллин, Т онколог-хирург Марат Әһлуллин уздырдылар. Акция нәтиҗәләре буенча безнең районның 13 гражданы алдагы тикшерү өчен башкала хастаханәләренә юлладылар.
Россия Федерациясе Хөкүмәте Бөтенроссия халык санын алу битләренең бланклары рәвешләрен раслады. Россия Федерациясе территориясендә даими яшәүче гражданнар 30 сорауга җавап бирәчәк, Россиядә вакытлыча булган чит ил гражданнары – 7 сорауга.
Районның статистика бүлеге баш белгеч - эксперты Марс Дәүләтшин сүзләренә караганда, халык санын алу барышында бланкларның өч төре файдаланылачак. Л - формасы бланкы Россия территориясендә даими яшәүче затлар турында мәгълүмат җыю өчен билгеләнгән. Анда 23 сорау, алар арасында җенес, яшь, гражданлык, туган урын, милләт, белем, никахтагы халәт, балалар саны, яшәү чыганаклары, эш белән тәэмин итү һ. б. бар.
Буа каратэчылары Рязань шәһәрендә узган каратэ буенча дөнья чемпионатында катнашып, 12 медаль яуладылар. Өчесе алтын, бишесе – көмеш, дүртесе бронза.
Бәйгегә 15 илдән спортчылар җыелган. Алар арасында Буаның “Батыр” спорт мәктәбеннән каратэ буенча тренер-укытучы Ринат Хәсәнов шәкертләре дә. Көндәшләр исә һиндстанлылар, казахлар, кыргызлар, әзербайҗаннар, сербиялеләр һәм башкалар.
Ике атна дәвамында шәһәрнең Р. З. Сәгъ-диев исемендәге мәк-тәбендә гадәти булмаган дәресләр узды. Биредә “Минем бизнес” кече һәм урта эшмәкәрлеккә ярдәм итү буенча илкүләм проектны тормышка ашыру кысаларында “Эшмәкәрлек фабрикасы” фонды белгечләре 8-11 сыйныф укучыларын эшмәкәрлек нигез-ләренә өйрәттеләр.
Алар укытучылары бе-лән булачак бизнеслары-ның проектларын булдырдылар һәм аларны якладылар. Кызыксынулары буенча 13 командага бүленгән 150дән күбрәк укучы фотостудия, имтиханнарга әзерләнү курслары ачарга, сайтлар ясарга, икенчел чималдан эшләнгән бренд киемнәр, чигүле рәсемнәр белән футболкалар, төрле бүләк җыелмалары тәкъдим итәргә, конфеттан букетлар әзерләргә, гироскутерларны арендага бирергә, хәтта нейродатчиклар ярдәмендә талантны ачарга әзерләр. Презентацияләү вакытында мәртәбәле жюри каршында проектлары-ның кызыклы, кирәкле һәм яшәргә сәләтле булуын исбатладылар. Өч минут эчендә алар үзлә-ре, проектлары белән таныштырдылар, нинди проблемаларны хәл итә-чәкләрен, нинди ауди-ториягә исәп тотуларын, күпме керем һәм чиста табыш алачакларын атадылар. Моннан тыш жюри әгъзаларының җитди һәм “мәкерле” сорауларына җаваплар да бирделәр. Киңәшләр дә җиткерелде.