ЯҢАЛЫКЛАР


24
июнь, 2019 ел
дүшәмбе

Бүген, 24 июнь көнне Буа шәһәренең Мәдәни үсеш үзәгендә предприятие, оешма, учреждение җитәкчеләре һәм авыл җирлекләре башлыклары белән традицион киңәшмә узды.

Кичә Казан шәһәренең Мирный бистәсендә Сабантуй халык бәйрәме узды, анда республиканың 11 муниципаль районы үзләренең милли ишегалларын тәкъдим итте.

Хөрмәтле буалылар һәм район кунаклары! Сезне Буа шәһәренең Яшьләр паркында 27 июнь көнне 18:00 сәгатьтә Яшьләр көнен билгеләп үтәргә чакырабыз. Кичәнең кунаклары - "Weekend" төркеме (Казан). Программада шулай ук уеннар, конкурслар, спорт ярышлары да бар. Барыгызны да көтәп калабыз!


22
июнь, 2019 ел
шимбә

Гражданнарны үз вакытында сыйфатлы һәм дөрес мәгълүмат белән тәэмин итү максатыннан Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча Федераль хезмәт тарафыннан икмәк-күмәч эшләнмәләре һәм кондитер продукциясенең сыйфаты һәм иминлеге мәсьәләләре буенча «кайнар линия» оештырылды. Барлык кызыксындырган сораулар буенча сез 8 800 555 49 43 номеры буенча шалтырата аласыз.  

Анологик «кайнар линия» Татарстан Республикасы (Татарстан) буенча Роспотребнадзор Идарәсенең территориаль бүлеге Буа, Чүпрәле, Тәтеш, Апас районнарында (84374) 3-52-89 телефоны буенча үткәрелә.

"Кайнар линия" 2019 елның 5 июленә кадәр эшли.

Бүген Буа шәһәренең үзәк мәйданында Хәтер һәм кайгы көненә багышланган митинг узды, анда Буа муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Ранис Камартдинов, Буа һәм Чүпрәле районнары хәрби комиссары урынбасары Рамил Җамалетдинов, район ветераннар советы рәисе Җәүһәрия Хөснетдинова, ветераннар, район оешмалары җитәкчеләре катнашты.


21
июнь, 2019 ел
җомга

Бүген, 21 июнь көнне район мәдәният йортында медицина хезмәткәре көненә багышланган тантаналы чара узды. Аларны һөнәри бәйрәмнәре белән Буа районы башкарма комитеты җитәкчесе Ранис Камартдинов, Буа үзәк район хастаханәсенең баш табибы Рөстәм Сәмәрханов, районның сәламәтлек саклау системасы хезмәткәрләре котладылар.

Бүген Буа муниципаль районы Советы утырышы залында Буа муниципаль районы башлыгы Марат Җәббаров рәислегендә наркотикларга каршы комиссия утырышы узды.

Бүген Буа муниципаль районы Башкарма комитетының утырышлар залында Буа районы Башкарма комитеты җитәкчесе Ранис Камартдинов рәислегендә җаваплы хезмәт җитәкчеләре катнашында гадәттән тыш хәлләр һәм янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссиясенең планнан тыш утырышы узды.

Утырыш темасы Буа муниципаль районы территориясендә табигый янгыннарны бетерү иде.

Татарстан Республикасы буенча Росреестр Идарәсенең физик затларның күчемсез милеген дәүләт теркәве бүлеге башлыгы Энҗе Мөхәммәтгалиева Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы тарафыннан җирле үзидарә органнары хезмәткәрләре өчен «Үз белдеклелек белән бәйле мәсьәләләрне хокукый җайга салу" темасына үткәрелгән видеоконференциядә катнашты.

Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы    Россия  һәм Кыргыз  яшьләре лидерлары  форумына теркәлү башлану  турында  хәбәр  итә.   Форумда  катнашу  өчен  18 яшьтән  30  яшькә  кадәрге  авыл  яшьләре    чакырыла.  

Чара  25 июльдән  30  июльгә кадәр  ике  шәһәрдә  узачак:   Бишкек һәм Чолпон-Ата шәһәрләрендә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International