Татарстан Республикасы Президентының «Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләренең присяжный утырышчыларына кандидатлар исемлекләрен һәм запас исемлекләрен төзү турында» гы 179 номерлы Указын үтәү йөзеннән, 2019 елның 1 июленнән 2023 елның 30 июненә кадәр чорда Буа муниципаль районыннан Үзәк округ хәрби суды эшен тәэмин итү өчен присяжный утырышчыларга кандидатлар исемлеген формалаштыру алып барыла.
Халыкара балаларны яклау көне алдыннан Буа муниципаль районының «Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе психологы Альбина Кәримова балаларның ялын оештыру һәм күтәренке кәеф булдыру максатыннан хезмәт күрсәтүче категория балалары өчен хәйрия ашы оештырды.
Кичә район мәдәният йортында Буа муниципаль районының бизнес-җәмәгатьчелеге вәкилләре белән очрашу булды. Чакырылган район эшмәкәрләре хезмәт һәм оешма җитәкчеләренә үзләрен кызыксындырган сорауларын бирделәр.
Татарстан Республикасы Буа шәһәрендә (районара) Пенсия фонды идарәсе гражданнарга массакүләм СМС-хәбәрләр аша хәбәр итә башлый. Әлеге яңалык инде бүген үк файдалануга тапшырылган һәм Пенсия фонды эшчәнлеге компетенциясенә кергән төрле тематикаларны үз эченә алачак.
Бу атнада авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативлары арасында матди-техник базаны үстерүгә грантлар алуга үткәрелгән конкурска йомгак ясалды. Бу уңайдан Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ришат Хәбипов Татарстанда авыл хуҗалыгы кооперациясен үстерү буенча барлыкка килгән вәзгыять турында сөйләде.
Бүген Буа муниципаль районы Советының утырышлар залында Татарстан Республикасының консолидацияләнгән бюджетына салым бурычларын киметү буенча киңәшмә узды. Киңәшмәгә салымнар буенча бурычлары булган оешма җитәкчеләре һәм шәхси эшмәкәрләр чакырылган иде.
Яшүсмерләр арасында тәмәке тарту проблемасы елдан-ел кискенләшә бара. Табиблар фикеренчә, әгәр кешегә яшьләр арасында тәмәке таралуны туктата алмасак, ахыр чиктә, яшьләрнең тәмәке тартуы «өченче меңьеллык санитар һәлакәткә» китерәчәк.
Бөтендөнья тәмәке тартудан баш тарту көнен бәйрәм итү кысаларында Буа муниципаль районының «Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге психологлары Ә. Кәримова һәм К. Князева "Сәламәтлегеңне тартып бетермә!" дигән акция уздырдылар. Элеге акция проблеманың глобальлеген һәм актуальлеген күрсәтү, аның кеше организмына тискәре йогынтысын күрсәтү, яшүсмерләр тәмәке тартуы проблемасына игътибарны җәлеп итү һәм бу тискәре күренешкә каршы көрәшкә үз өлешен кертү максаты белән үткәрелә. Чара кысаларында безнең шәһәрнең үзәк паркында яшүсмерләргә "Тәмәке тартуның зыяны турында" белешмәлекләр таратылды.
Гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләре мондый чаралар яшүсмерләрдә тәмәке тартуга тискәре мөнәсәбәт формалаштырырга ярдәм итәр дип өметләнә һәм буш вакытларын сәламәтлеккә файдалы һәм күңелле үткәрергә өйрәтәчәкләр дип ышана.
Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсе вәкилләре риелторлар гильдиясе оештырган күчемсез милек базарында катнашучылар өчен укыту семинарында катнаштылар. Алар өчен күчемсез милекне электрон теркәү буенча семинар үткәрелде.
Татарстан Республикасы буенча Кадастр палатасында Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсе һәм архив эше буенча Дәүләт комитеты катнашында «Оешма архивы: актуаль проблемалар һәм заманча таләпләр»темасына түгәрәк өстәл узды. «Түгәрәк өстәл» не Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитеты рәисе Гөлнара Габдрахманова алып барды. Татарстан Росреестрын җитәкче урынбасары Ада Зәйдуллина, Татарстан Республикасы буенча кадастр палатасын-директор вазыйфаларын башкаручы Анна Корнилова тәкъдим итте.
Күктән дә, җирдән дә күзәтүче видеокамералар урынсыз чүп түгүчеләрне “таный”.
Экологларга ярдәмгә “акыллы” техника килә. “Фотокапкын”, квадрокоптер, геодезик җайланмалар табигатькә зыян салучыларны фотога, видеога төшерәләр, санкцияләнмәгән чүплекләрнең, карьер казу урыннарының төгәл координатасын күрсәтәләр.
Татарстан Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының Идел аръягы территориаль идарәсенең II разрядлы өлкән белгече Рамил Садыйков сүзләренә караганда, 1999 елда район хакимияте карары нигезендә һәрбер авыл җирлегендә вакытлыча чүп түгү урыны булдырылган. Быел көнкүреш калдыкларын региональ оператор җыю сәбәпле, җирдә бернинди чүп түгү урыннары булырга тиеш түгел.