Узган елның маеннан почта бүлекчәләре махсус хәрби операция зонасына хәрбиләр өчен бушлай посылкалар кабул итә башлады. Бу вакыт эчендә Татарстан халкы почта аша 7 000 гә якын шундый посылка җибәргән.
Халык контроле» дәүләт мәгълүмат системасында хәрби хезмәт һәм диспансерлаштыру мәсьәләләренә багышланган яңа категорияләр кертелде.
Беренче категория катнашучыларга ярдәм итү максатыннан кертелә. Хәзер махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм аларның гаилә әгъзалары барлык кызыксындырган юнәлешләр буенча сораулар бирә ала: контракт буенча хезмәт, гуманитар ярдәм, шифаханә-курорт дәвалануы, белем алу, эшкә урнашу һ. б.
Халыкара гаилә көнендә мәдәни үсеш үзәгендә Россиядә Гаилә елына багышланган "Иҗади гаилә" район фестиваль-конкурсы оештырылды.
Чарада Буа районының актив гаиләләре катнашты. Барлык гаиләләр дә «Визит карточкасы» конкурсында үз сәләтләрен күрсәттеләр, «Гаилә кыйммәтләре шкатулкасы» конкурсында иҗади номер күрсәттеләр, гаилә ризыгын тәкъдим иттеләр һәм «Гаилә буларак җавап бирәбез» блиц-турнирында катнаштылар.
Начар метеорологик күренешләр фаразланмый.
2024 елның 17 маенда төнлә Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән көньяк һәм көнчыгыш районнарда туфракта һәм һавада туң көтелә 0..-2˚
Күп балалы әниләр картлык буенча иминият пенсиясенә вакытыннан алда чыгарга хокуклы. Бу барыннан да элек 5 һәм аннан да күбрәк бала табып, аларны 8 яшькә җиткәнче тәрбияләгән әниләргә кагыла. Алар пенсиягә 50 яшендә чыга ала. Дүрт һәм өч бала табып үстергән аналарга шулай ук вакытыннан алда - 56 һәм 57 яшьтә пенсия билгеләнә.
Татарстан Социаль фонды бүлеге хәбәр иткәнчә, республикада кабат мошенникларның телефон аша шалтыратып, исәпкә алынмаган стаж яисә пенсиягә өстәмә түләүләргә кагылышлы мәсьәләләргә ачыклык кертү өчен пенсионерларны Социаль фондка чакыру очраклары теркәлгән.
"Татэнергосбыт" АҖ филиалының Буа шәһәре һәм Буа районы хезмәт күрсәтү зонасында планлы ремонт эшләре үткәрү турында мәгълүмат
Бу бәйрәм көнендә 50 ел бергә яшәгән биш гаилә парын, бергә яшәүнең 40 еллыгын билгеләп үткән 2 гаиләне хөрмәтләделәр
Үзәк мәйданда хәрби бурычын үтәгәндә һәлак булган контракт хезмәте рядовое белән хушлашуга багышланган матәм митингы узды.