ЯҢАЛЫКЛАР


12
март, 2019 ел
сишәмбе

Россия Федерациясе Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы ел саен уздырыла торган «Россия сәүдәсе 2019» конкурсын үткәрә, аның нәтиҗәләре буенча төрле сәүдә форматларында тормышка ашырыла торган иң яхшы карарлар һәм идеяләр сайлап алыначак.

15 март көнне Үзәк китапханәдә "Ач авызыңны" дип исемләнгән китап уку буенча Чемпионат узачак. "Ач авызыңны" ("Открой рот") кычкырып уку буенча Чемпионат Новосибирск шәһәрендә оештырылды. Чемпионатта катнашучыларга Бөек рус шагыйре А. С. Пушкин һәм Татарстан Республикасының халык язучысы А. Еникиның төрле әсәрләреннән берничә өзек тәкъдим ителәчәк. Сүз техникасын һәм актерлык осталыгын күрсәтү өчен бер минут вакыт бирелә. Катнашучыларның яше чикләнмәгән.
15 март көнне Үзәк китапханәдә катнашырга теләүчеләрне 12: 00 сәгатьтә көтеп калабыз.

Казан районара табигать саклау прокуратурасы биологик калдыкларны законсыз урнаштыру факты буенча тикшерү үткәрде.
Ит эшкәртү комбинаты хезмәткәрләренең табигать саклау, санитар-эпидемиологик законнарны бозып, 2-3 метр тирәнлектә, су кисүдән 100 метр ераклыкта, су саклау зонасында һәм Куйбышев сусаклагычының су җыю мәйданында (Идел елгасы) хайваннар калдыкларын күмүе ачыкланды.
Органик матдәләрне законсыз рәвештә күмү әйләнә-тирә мохитне авыру белән хайваннар һәм кеше өчен уртак авырулар белән йогыштыруга яный.
Тикшерү органына җибәрелгән тикшерү материаллары буенча РФ ҖК 247 ст. 1 өлеше (экологик куркыныч матдәләр һәм калдыклар белән эш итү кагыйдәләрен бозу) буенча җинаять эше кузгатылды.


11
март, 2019 ел
дүшәмбе

2019 елның 19 мартында "БЕРДӘМ РОССИЯ" партиясенең Буа җирле бүлекчәсе җәмәгать кабул итү бүлмәсендә халыкка чираттагы Бөтенроссия түләүсез юридик ярдәм көне үткәрелә.

Менә шулай уйла! "Бердәм Россия" партиясенең Буа җирле бүлекчәсе хәбәр иткәнчә, федераль «ПолитСтартап»га теркәлү кызганнан-кыза бара. Регистрируй һәм депутатлыкка кандидат бул быел ук!

Бүген Буа муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Ранис Камартдинов Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Лилия Садретдинова, «Мәгариф идарәсе» начальнигы Илгиз Ханбиков һәм "Роспотребнадзор" ның ТР буенча идарәсенең Буа районы һәм Буа шәһәрендәге территориаль бүлеге баш белгеч-эксперты Радик Мөхәммәдиев белән берлектә укучыларның туклануын оештыру һәм аларның сыйфаты буенча белем бирү учреждениеләрен тикшерде.

Махсуслаштырылган төзүче «Капитал Строй» компаниясе Сбербанк белән эскро-счетлардан файдаланып проект финанслау килешүен төзегән Татарстанда чираттагы компания булды. Бүген, 11 март көнне, Татарстан Республикасы буенча Росреестр Идарәсендә, Казан шәһәре Яңа Савин районының «Башкала» торак комплексында төзелә торган күпфатирлы торак йорт, акча средстволарын эскроу счетларында урнаштыру белән өлешләп төзү шартнамәсен теркәү тантанасы булды.

Күчемсез милек реестрында Татарстанның 1,6 миллионнан артык җир кишәрлеге турында мәгълүматлар бар. Шуларның яртысыннан артыгы (984 меңс, ягъни 61%) – билгеләнгән чикләрдәге участоклар. Чикләре билгеләнгән һәм күчемсез милекнең Бердәм дәүләт реестрына кертелгән җир кишәрлекләре саны ел саен арта бара. 2018 ел эчендә 5,7% ка арткан.

Татарстанда Идел аша ике боз кичү юлы ябыла, дип хәбәр итә «Татар-информ» МА ТР буенча Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Баш идарәсенең матбугат хезмәтенә сылтама ясап.
Бүген, 11 мартта, 17.00 сәгатьтә Яшел Үзән - Түбән Вязовые аралыгында боз кичүе ябыла. Боз кичүе буенча хәрәкәт тулысынча туктатылачак.  Шулай ук Аракчино – Югары Ослан маршруты белән боз юлы да ябылды. Шулай итеп, бу сезонда республикада 4 боз кичүе дә туктап тора.

Бүгеннән алып 22 мартка кадәр Буа шһәрендә һәм районында “Кайда үлем саталар, хәбәр ит” гомумроссия акциясе барачак.

Ул киң җәмәгатьчелекнең наркотикларның законсыз әйләнешенә каршы торуына ирешүне һәм оператив тикшерү өчен мөһим мәгълүмат җыюны күздә тота.

Әгәр гражданнар наркотикларны законсыз куллану, саклау турында хәбәрдар булсалар, 8(84374) 3-12-88 номеры буенча шалтыратсыннар иде. Бер мөрәҗәгать тә игътибарсыз  калдырылмаячак. Яшьләр язмышына битараф  булмаган кешеләрнең ярдәм итәчәкләренә ышнабыз!

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International