Бүген, 29 сентябрьдә, Буа муниципаль районы Башкарма комитетының утырышлар залында, Ранис Камартдинов рәислегендә, торак комиссиясенең чираттагы утырышы булды. Аның барышында 5 һәм аннан да күбрәк бала тәрбияләүче күп балалы гаиләләрнең, шулай ук авыл җирлегендә яшәүче гражданнарның, шул исәптән яшь гаиләләрнең һәм яшь белгечләрнең торак шартларын яхшырту мәсьәләләре каралды.
Буа ветеринария техникумының “Форпост” формированиесе республика спартакиадасында өченче урын яулады.
Анда спортта иң җитез алты егет һәм кыз үзләрен сигез төрдә сынады. Шәхси беренчелектә Гүзәл Куляева 100 метрга йөгерүдә беренче, автомат сүтеп-җыюда өченче, Илназ Миңнебаев атуда һәм гомумфизик әзерлектә – өченче, Салават Вәлиев автомат сүтеп-җыюда икенче урын алдылар. Команда соңгысында беренче, хәрби-спорт эстафетасында, визитка күрсәтүдә – икенче, аркан тартуда, мини-футболда һәм волейболда өченче булды. Гомумбәйге нәтиҗәләре буенча икенче урын алган Чистай форпостчыларыннан безнекеләр 1,5 очкога гына калышты. Беренчелек – Яшел Үзән командасында.
Буа интернат-йорты "Нәфис сүз" һәм "Вокал" номинацияләрендә өченче урын өчен ике диплом алды.
Алексей Викторович Долгачевны һәм Разия Закир кызын Мортазинаны уңышлы чыгышлары белән котлыйбыз һәм яңа уңышлар телибез.
Район архив бүлеге хезмәткәрләре өлкәннәр көне уңаеннан кунакка, озак еллар буе бүлек белән җитәкчелек иткән Светлана Егорованы һәм Гөлфирә Сафинаны чакырганнар.
Буа районының бюджет һәм ликвидацияләнгән оешмаларыннан пенсиягә чыккан пенсионерлар, шулай ук башка төбәкләрдән килгән пенсионерлар өчен он тапшыру буенча эш оештырылган. 2 479 пенсионер югары сортлы 10 килограмм он алачак.
2018 елда Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы «Россиянең яшь эшкуары» Бөтенроссия конкурсының төбәк этабын уздыра. Региональ этап җиңүчеләре Федераль этапка катнашу өчен җибәрелә.
2018 елның 1 октябрендә 10.00 сәгатьтә Буа муниципаль районы башкарма комитеты бинасында (адресы: Буа шәһәре, Жорес урамы, 110А йорт) Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Гыйльметдинов Илдар Ирек улы шәхси сораулар буенча гражданнарны кабул итә.
Бүген район мәдәният йортында иҗат сезоны ачылуга багышланган традицион концерт узачак. Район үзешчәннәре үзләренең иң яхшы чыгышларын бүләк итәчәкләр. Башлана 17 сәгатьтә.
Рәхим итегез!
Предприятиенең 85 пенсионерына бер капчык он, сәламәтлек һәм озын гомер теләп, бәйрәмгә кадәр үк тараттылар.
Директор Газинур Хәкимов сүзләренә караганда, алар һәрвакыт өлкәннәргә ярдәм итә, ярдәм сорап мөрәҗәгать иткән кешеләргә ярдәм итә, баш тартмый. Ветераннар җитәкчеләргә күрсәтелгән игътибар һәм ярдәм өчен рәхмәтле. Алар шатлык белән күчтәнәчләрне кабул иттеләр.
Буа волейболчылары Татарстан Республикасы Волейбол федерациясе президенты кубогына үткәрелгән ярышларда катнаштылар һәм Арчадан өченче урын белән кайттылар.