Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, 17 майга ул хуҗалыкларда һәм фермер хуҗалыкларында 40900 гектарда, ягъни барлык мәйданның 65 процентында башкарылган. Аерым культуралардан арпа тиешленең 95, шикәр чөгендере – 90, борчак 87 процентында җир куенына салынган.
Агымдагы елның 1 июленнән ветеринария озатуы документлары бары электрон формада гына рәсмиләштереләчәк. Алар “Меркурий” мәгълүмат системасы буенча формалаштырылачак
Бик-Үтидән фермерлар Миләүшә һәм Җәмил Дәүләтшиннар үткән елның көзендә авылдан ерак түгел җиләк-җимеш бакчасына нигез салдылар. Тугыз меңнән күбрәк алмагач, һәм 5 мең төп кура җиләге үсентесе утырттылар.
Буалылар бүген, ягъни 18 май көнне, су линиясендә авария булу сәбәпле, Буа шәһәренең Кленовая һәм 8 март урамнарында су булмаячак, дип хәбәр иттеләр "Буа-Водоканал" җәмгыятеннән.
Буа районында дүрт һәм аннан да күбрәк балалар тәрбияләүче күп балалы гаиләләр йортларында автоном янгын кисәтү датчиклары урнаштырыла.
Хөрмәтле мөсельман милләттәшләр! Барыгызны да ел дәверендәге иң хәерле ай - изге Рамазан ае белән ихлас күңелдән тәбрик итәбез! Изге ай һәрбер йортка күп изгелекләр алып килсен!
Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор идарәсенең территориаль бүлеге мәктәп туклануы буенча сораулар буенча “кайнар линия” эше алып барылуы турында хәбәр итә. Буалылар мәктәп туклануына кагылышлы сорауларны 18 - 25нче май көннәрендә сәгать 9 дан кичке сәгать 5кә кадәр 3-52-89 и 3-17-04 телефоннары аша бирергә мөмкин.
Бүген иртән шәһәрнең үзәк паркы территориясендә эш гөрләде. рр
Экскаватор белән парк тирәсенә чокырлар казыдылар. Әлеге эшкә җитәкчелек итүче шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Айрат Хәбибрахманов парк тирәсе буйлап яшел чыршы үсентеләре утыртылачагын белдерде.
Сүз уңаеннан, быел шәһәрдә 800 төп агач утыртылган. Бу сан тагын 100гә артыр дип планлаштырыла.
1 маеннан 1 июньгә кадәр вакыт эчендә тимер юл аша чыгу урыннарында һәлакәтләрне киметүгә юнәлдерелгән “Сак булыгыз – балалар!” дигән айлык старт алды. Аның кысаларында профилактик чаралар уздырылачак.
Көндез Чуаш курчак тетры артистлары Буа дәүләт драма тетары бинасында балалар спектакле куялар.
Бу минутларда ул бара. Ә кич район мәдәният йорты сәхнәсендә Камал театры артистлары чыгыш ясаячак.