«Светофорик» балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр, ата-аналар һәм педагоглар «Экология» илкүләм проекты кысаларында су объектлары ярларын чүп-чардан чистарту буенча «Россия суы» бөтенроссия акциясендә актив катнаштылар. Балалар, табигатьне саклауга үз өлешләрен кертеп, бик теләп чүп-чарны җыештырдылар.
Оештыручылар-ТР Яшьләр эшләре министрлыгы ярдәмендә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы каршындагы Яшьләр парламенты.
Хәзер ИННны кабат биргән өчен дәүләт пошлинасын түләргә кирәкми, салым органында исәпкә кую турында таныклыкны оешмаларга һәм физик затларга бушлай бирәләр.
Татарстан Росреестрында аңлатуларынча, 2024 елның июленнән күпфатирлы йортта (МКД) гомуми милек хокукында өлешне дәүләт теркәвенә алган өчен дәүләт пошлинасы гамәлдән чыгарылган.
Татарстан Республикасы буенча Росреестр һәм Роскадастр экспертлары СНТны түләүсез догазификацияләү дәүләт программасында катнашу мәсьәләләре буенча кайнар линия барышында гражданнарның сорауларына җавап бирделәр.
2025 елның 1 гыйнварыннан икенче һәм аннан соңгы балаларга стандарт тотып калу һәм ул бирелә торган керемнәр лимиты артачак/
2024 елның 31 августыннан 7 сентябренә кадәр Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән урманнарда янгын куркынычы зур булыр дип көтелә (4 класс).
30 августта төнлә һәм иртән Татарстан Республикасы һәм Казан шәһәре территориясендә урыны белән томан көтелә.
Татарстан буенча РСФ бүлеге республика халкының барлык иминият пенсияләрен индексацияләячәк. Эшләүче пенсионерларга пенсияләрне индексацияләү турындагы Закон 2025 елның 1 гыйнварыннан үз көченә керәчәк, әмма турыдан – туры индексация үзе бер айга соңрак-2025 елның 1 февраленнән, һәм алга таба ел саен булачак. Эшләмәүче пенсионерларныкы кебек үк.
27 августтан Россия Почтасының Татарстандагы барлык бүлекчәләре Курск һәм Белгород өлкәләреннән алучылар өчен 10 килограммга кадәр авырлыктагы посылкаларны бушлай кабул итә. Шулай ук күрсәтелгән төбәкләрдә яшәүчеләр илнең теләсә кайсы төбәгенә бушлай җибәрелә ала.
Буа шәһәр прокуратурасы мөмкинлекләре чикләнгән затларның автомобильләре өчен парковкаларда урыннар бүлеп бирү өлешендә закон таләпләренең үтәлешен тикшерде.
Күзәтчелек чаралары барышында Буа районы авыл җирлекләрендәге дүрт мәктәпкә якын машина кую урыннарында инвалидларга урын бирелмәве ачыкланды.