ЯҢАЛЫКЛАР


30
гыйнвар, 2023 ел
дүшәмбе

Каты көнкүреш калдыкларын чыгару вакыты:

эш көннәрендә 18.00 сәгатьтән,

бәйрәм көннәрендә һәм шимбә көнне 15.00 сәгатьтән башлап.

Республика халкы көн саен "Халык контроле" системасына заявкалар тапшыра. 2022 елда Буа районы халкы төрле мәсьәләләр буенча 212 хабәрнамә кәгазе җибәргән. Шул ук вакытта аларның 172се уңай хәл ителгән, 23е алдагы елларга планлаштырылган.

Буада комбайннар басуга чыкты. Фермер хуҗалыкларында көнбагыш җыялар.

Район авыл хуҗалыгы идарәсе мәгълүматларына караганда, быел язын һава шартлары аркасында аграрийлар көнбагыш чәчү белән соңга калган. Көз көне салкынайтты һәм бозлы яңгырлар яуды. Комбайннар  басуда эшли алмады. Район фермерлары уңышны хәзер җыялар.


27
гыйнвар, 2023 ел
җомга

Татарстанның Буа районы башлыгы Ранис Камартдинов үзенең социаль челтәрләрендә #буинскийзаряд флешмобын эшләтеп җибәрде. Шулай итеп, ул 35 яшьтән өлкәнрәк халыкны спорт белән даими шөгыльләнүгә чакырды.

Җирле бүлекләрне кадрлар белән тәэмин итү максатыннан Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән Министрлыгы һәм «Татарстан Республикасының Иҗади яшьләр академиясе» белән берлектә «Хәрәкәт командасы «Кадрлар резервы» хәрәкәтенең җирле бүлекчәләре кураторлары командасына республика конкурсы үткәрелә (алга таба – Конкурс).

"Россельхозбанк" АҖ авыл халкы өчен кулланучылар кредиты шартларының үзгәрүе турында хәбәр итә. Аерым алганда, аның максималь суммасы авыл территорияләрендә яшәүче клиентлар өчен газлаштыру, электр, су белән тәэмин итү, торак йортны ремонтлау максатларында еллык 3,25% белән 500 мең сумга кадәр арттырылган.

2022 ел нәтиҗәләре буенча Татарстан Росреестры тарафыннан 2,8 миллион дәүләт хезмәте күрсәтелгән (бу 2021 ел белән чагыштырганда 36% ка күбрәк) һәм күчемсез милеккә 940 мең хокук теркәлгән.

«Гараж амнистиясе » турындагы закон эшли башлаганнан бирле - 2021 елның 1 сентябреннән 2022 елның 31 декабренә кадәр-Татарстан Росреестры тарафыннан 6 199 объект теркәлгән. Әлеге күрсәткеч буенча Татарстан Росреестры элеккечә үк Россия Федерациясе субъектлары арасында лидерларның берсе булып тора.

14.07.2022 ел, № 263-ФЗ Федераль закон нигезендә, бердәм салым счеты институтын кертә торган Россия Федерациясе Салым кодексы нигезләмәләренә үзгәрешләр кертелде. 2023 елның 1 гыйнварыннан бердәм салым түләве һәм бердәм салым счеты барлык юридик затлар, шәхси эшмәкәрләр һәм физик затлар өчен мәҗбүри булды.

2022 елда Татарстан Росреестрына арбитраж идарәчеләрнең гамәлләренә (гамәл кылмавына) 658 шикаять килгән. Тикшерү нәтиҗәләре буенча 140 очракта шикаятьләр нигезле дип танылды.

Татарстан Росреестрында аңлатуларынча, 2022 елда тикшерүләр үткәрүгә мораторий салынган (ул 2023 елда да гамәлдә булуын дәвам итә). Шуңа күрә узган ел нибары 12 документар тикшерү һәм 6 тикшерү чарасы үткәрелгән, аларның нәтиҗәләре буенча күрсәтмәләр чыгарылган. Шуның белән бергә Татарстан Росреестры банкротлык эшендә даими катнашучы буларак арбитраж идарәчеләрнең барлык гамәлләренә даими нигездә анализ ясый.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International