Яңа елның Open Space Market базары 16-18 декабрьдә «Мега» сәүдә үзәгендә узачак. Маркет мәйданы элеккеге OBI территориясендә урнашачак.
Open Space Market- традицион регуляр фестиваль, анда Россиянең яшь эшкуарлары үз продукцияләрен тәкъдим итәләр: автор киеме, бизәнү әйберләре, косметика һәм өй әйберләре. Маркет кысаларында шулай ук азык-төлек зонасы һәм лекторий эшли.
Биредә үк мөмкинлекләре чикле яшьләр һәм инвалидлар арасында эшмәкәрлек эшчәнлеге кысаларында Иң яхшы кейска конкурс узачак. Яшьләр үз товарларын тәкъдим итә һәм эшкуарлык эшчәнлегендә практик тәҗрибә туплый ала.
Буалылырны катнашырга чакырабыз. Тел. 8 927 410-37-03.
Буада консервланган тушенка, балык һәм пюре, тиз әзерләнщ торган боткалар җыю игълан ителде. Оештыручылар аңлатканча, бу ир-егетләргә теләсә кайсы урында оператив рәвештә ашарга һәм җылынырга мөмкинлек бирәчәк.
Исегезгә төшерәбез, өлешчә мобилизация башланганнан бирле Буа районында гуманитар ярдәмне кабул итү пункты эшли башлады.
Буа районында мобилизацияләнүчеләр гаиләләре ихтыяҗы буенча атна азагына карарлар кабул ителәчәк, бу хакта үз телеграм-каналында район башлыгы Ранис Камартдинов хәбәр итте. Аның сүзләренчә, һәр гаилә буенча шәхси ярдәм чаралары эшләнәчәк.
Начар метеорологик күренешләр
2022 елның 15 ноябренә 18 сәгать 14 ноябрьдән 2022 елның 15 ноябренә кадәр Казан буенча: Болытлы. Төнлә һәм иртә белән бераз кар, урыны белән кыска вакытлы кар бураны. Көндез күбесенчә явым-төшемсез. Җил төньяк-көнбатыштан 7-12 м/с, төнлә урыны белән 15-20 м/с, көндез 14 м/с. Төнлә минималь һава температурасы -4..-6˚. Көндез максималь һава температурасы -2..-4˚. Юлларда урыны белән бозлавык
2022 елның 18 ноябрендә «БЕРДӘМ РОССИЯ» партиясенең Буа җирле бүлекчәсенең җәмәгатьчелекне кабул итү бүлмәсендә халыкка түләүсез юридик ярдәм күрсәтүнең чираттагы бөтенроссия көне үткәрелә.
08.00 сәгатьтән 09.30 сәгатькә кадәр – Пенсия фонды белгече Фәхретдинов Рамил Ринат улы
09.30 сәгатьтән 11.00 сәгатькә кадәр - Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкилнең Буа районындагы җәмәгать ярдәмчесе Гыймадиев Рамил Федор улы
11.00 сәгатьтән 12.30 сәгатькә кадәр-Буа нотариаль округы нотариусы Дәүләтшин Ирек Закарья улы
12:30 дан 14.00 гә кадәр– «БТИ РТ» АҖнең Буа бүлекчәсе җитәкчесе Глинкина Надежда Анатольевна
14:00 сәгатьтән 15:30 сәгатькә кадәр – адвокат Әхмәтҗанов Руслан Рөстәм улы
Алдан язылу өчен телефон: 8(84374) 3-44-29.
Парфюмерия һәм хушбуй суларын мәҗбүри маркировкалауга таләпләр (яңа электрон форматта) парфюмерия һәм хушбуй суларын идентификацияләү чаралары белән маркировкалау кагыйдәләре һәм идентификация чаралары белән мәҗбүри маркировкаланырга тиешле товарлар әйләнешенә мониторинг буенча дәүләт мәгълүмат системасын кертү үзенчәлекләре РФ Хөкүмәтенең 31.12.2019 № 1957 карары белән билгеләнгән (алга таба – идентификация чаралары белән маркировкалау кагыйдәләре).
Сыйфат, һәм тагын бер тапкыр сыйфат! Менә хәзер бөтен дөнья кулланучылары нык сусаган нәрсә. Шуңа күрә Бөтендөнья сыйфат көне-бик актуаль көн. Бу көнне без сыйфатлы товарлар сатып алу, сыйфатлы хезмәтләр алу, шул исәптән мәгариф һәм медицина өлкәсендә, сыйфатлы төзелгән йортларда яшәргә хокукыбыз өчен көрәшкә багышлый алабыз.
Бөтендөнья сыйфат көненең максаты-югары сыйфатлы продукция һәм хезмәт күрсәтүләрнең әһәмиятен арттыруда, шулай ук сыйфат проблемасына игътибар җәлеп итүгә юнәлдерелгән эшчәнлекне активлаштыруда. Чөнки сүз кеше һәм әйләнә-тирә мохит өчен товарларның куркынычсызлыгы турында гына түгел, кулланучылар ихтыяҗларын һәм өметләрен канәгатьләндерү дәрәҗәсе турында да бара.
19.10.2022 Россия Федерациясе Югары Суды Президиумы тарафыннан "Кулланучылар хокукларын яклау турындагы эшләр буенча суд практикасына күзәтү" расланды (алга таба – күзәтү), анда 2021-2022 елларда кулланучылар хокукларын яклау турындагы бәхәсләрне караганда килеп чыккан иң актуаль мәсьәләләр бәян ителә.
Миллионлаган россиялеләр мәнфәгатьләрен яклауның ышанычлы хокукый нигезен формалаштыруга Россия Федерациясе Югары Суды һәм судьялар җәмгыяте керткән өлешне югары бәяләп, түбәндәге нәтиҗәләргә аерым игътибар бирәбез.
15 ноябрь Бөтендөнья рециклинг көне. Экологик көннең максаты-хакимият, җәмәгатьчелек һәм сәнәгать структураларының игътибарын калдыкларны икенчел эшкәртү темасына җәлеп итү. Чүп-чарның күләме тотрыклы арта баруы билгеле. Табигать министрлыгы мәгълүматлары буенча, ел саен Россиядә 70 млн тоннага якын каты коммуналь калдыклар барлыкка килә, ел саен — 3% ка күбрәк, ә чүп-чарның нибары 5-7% ы эшкәртелә, калганнары күмелә. Нәкъ менә икенчел эшкәртү калдыкларны утильләштерү проблемасын хәл итә, ресурсларның чиклелеге буенча мәсьәләләрне бетерә, әзер продукциянең бәясен арзанрак чимал куллану хисабына киметә һәм шуның белән әйләнә-тирәлекнең торышын яхшырта алачак.
Буа районында мобилизацияләнүчеләрнең гаиләләре белән район башлыгы, шулай ук аның урынбасарлары очрашты, алар 82 гаиләдә булдылар . 39ы буенча оператив ярдәм чаралары күреләчәк, дип хәбәр итте киңәшмәдә район башлыгы Ранис Камартдинов. Районда һәр гаиләне индивидуаль тикшерүне октябрь ахырында башладылар.