ЯҢАЛЫКЛАР


13
декабрь, 2021 ел
дүшәмбе

Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте 2020 елның 18 мартындагы 56-ФЗ номерлы Федераль закон нигезендә социаль якланучы кулланучыларның (инвалидларның, өлкән яшьтәге затларның, балаларның) хокукларын яклауның аерым чаралары билгеләнгән, дип искәртә. Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексының 14.8 статьясы 5 өлеше белән тулыландырылды, ул кулланучыга аның сәламәтлеге торышына, тормыш эшчәнлеге чикләнүенә, мондый баш тарту законлы нигезләр белән дәлилләнгән очраклардан тыш, яше белән бәйле сәбәпләр аркасында товарларга (эшләргә, хезмәт күрсәтүләргә) керүдән яисә аннан файдаланудан баш тарткан өчен сатучының (башкаручының) административ җаваплылыгын күздә тота.

Күрсәтелгән хокук бозулар өчен түбәндәге күләмнәрдә штрафлар каралган:

- вазыйфаи затлар өчен 30 меңнән 50 мең сумга кадәр;

- юридик затлар өчен 300 меңнән 500 мең сумга кадәр;

 

Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор идарәсе республика халкының игътибарын яңа коронавирус инфекциясе белән авыручылар саны бераз кимү фонында грипп очраклары акрынлап арта башлавына юнәлтә.

Гриппның беренче беренче очраклары ноябрь башында ук теркәлде, атна саен уртача 5 очрак теркәлде, 47 атнада – 14 очрак, 48 атнада-58. А (H3N2) гриппы өстенлек итә.

 

Конституция көне Россиянең иң мөһим дәүләт бәйрәмнәренең берсе булып тора һәм ел саен 12 декабрьдә билгеләп үтелә. Шушы уңайдан Буа районы «Гармония» халыкны социаль тәэмин итү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгече 2021 елның 13 декабрендә социаль участокта «Конституция - дәүләтнең төп законы» дигән темага патриотик тәрбия сәгате үткәрде.

Дәреснең максаты: безнең дәүләтнең конституцион нигезләре турында белемнәрне киңәйтү; Конституцияне Төп закон буларак белү кирәклеген аңлау; үз Ватаныңа карата горурлык, хөрмәт һәм мәхәббәт тәрбияләү.

 

Форумның максаты-яшьләргә гражданлык-патриотик тәрбия бирү, патриотик юнәлештәге чаралар уздыру технологияләрен, яшьләрне тарихи мирасны саклау һәм популярлаштыру эшенә җәлеп итү технологияләрен өйрәтү, «Җиңү волонтерлары» хәрәкәте район бүлекчәләренең координаторларын һәм активистларын муниципаль районнарда хәрәкәт планын тормышка ашыру өчен әзерләү.

Форумда катнашу өчен сылтама буенча гариза бирергә кирәк:

https://docs.google.com/forms/d/e/1FAIpQLSe4mFRycKeLIR-oeuBtM--ZmKYeN_y4P0aOZRPT1yiZPlyZxA/viewform

2021 елның 17 декабрендә Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Буа шәһәре һәм Буа мунициципаль районы бүлегендә гражданнарны күчмә кабул итү булачак. Кабул итү вакыты-09.00 дән 12.00 гә кадәр.

 

Кабул итүне Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе башлыгы –Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең баш дәүләт инженер-инспекторы Зыятдинов Радик Рәгыйп улы үткәрәчәк

 

 



11
декабрь, 2021 ел
шимбә

Декабрь –  шундый матур бер могҗизалы чор инде ул. Балалар гына түгел өлкәннәр дә Яңа елдан тылсым һәм теләкләрнең чынга ашуын көтә. Ә балалар теләген үтәү изге эш. Аеруча да социаль яктан якланмаган гаиләләрдә тәрбияләнүче балаларны шатландыру. Безнең районда  18 шундый гаилә теркәлгән. Ул гаиләләрдә 39 бала тәрбияләнә. Алар да Яңа ел бәйрәмен көтә, тик кайчакта аларга теләкләрен күңел почмагына яшерергә туры килә.


10
декабрь, 2021 ел
җомга

Уенчыклар

       Балалар уенчыкларының сыйфатын җайга сала торган төп норматив актларның берсе - «Уенчыклар куркынычсызлыгы турында» ТР ТС 008/2011 Таможня берлегенең Техник регламенты.

 

Агымдагы елның 15 һәм 16 декабрендә Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы «Кече һәм урта эшмәкәрләр корпорациясе»  АҖ белән берлектә Стратегик сессия уздыра

Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә 2021 елның 11 декабрендә төнлә һәм иртән урыны белән томан көтелә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International