ЯҢАЛЫКЛАР


3
апрель, 2026 ел
җомга

 2026 елда Татарстан Республикасында мондый түләүне 40 515 кеше ала. Өстәмә түләүләр картлык яки инвалидлык буенча хезмәт пенсиясенә кертелгән фиксцияләнгән түләүнең 25% ын тәшкил итә. Әлеге өстәмә түләүне исәпкә алып, төбәктә пенсия белән тәэмин итүнең уртача күләме 29 184,98 сумга җитә.


31
март, 2026 ел
сишәмбе

Алмашынучан болыт. Явым-төшем сизелерлек түгел.

Төнлә һәм иртән урыны белән томан.

Җил төньяк-көнчыгыштан 5-10 м/с.

Ремонт һәм төзелеш сезоны башлану белән безнең белгечләр сыйфатсыз төзелеш һәм бизәү материаллары сатып алуга бәйле гражданнар мөрәҗәгатьләренең артуын теркиләр. Исегезгә төшерәбез, әлеге категориядәге товарларны сайлау аерым игътибар таләп итә, чөнки аларның сыйфатына торакның эстетикасы гына түгел, гражданнарның сәламәтлек иминлеге дә бәйле.

Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте ислам финанславын Россиянең берничә төбәгендә бу юнәлештә эксперимент үткәрү турында карар кабул ителгәнче үк актив рәвештә алга этәрде, мөфтият шактый тәҗрибә туплады. Бу хакта «Партнерлык финанславы буенча экспериментны гамәлгә ашыруда Татарстан Республикасының катнашуы турында» брифингта ТР мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин сөйләде.

Элегрәк хәбәр ителгәнчә, хәзерге вакытта Татарстанда Комплекслы кадастр эшләре алып барыла. 67 меңнән артык татарстанлы дәүләт хезмәте аша тиешле хәбәрнамәләр алды.


30
март, 2026 ел
дүшәмбе

Муниципаль җир контроле нәтиҗәләре турында мәгълүматлар Бердәм дәүләт күчемсез милек реестрына кертеләчәк - хәзер барлык кызыксынган затлар мәҗбүри таләпләрне бозу турында мәгълүмат ала алачак.

Явым-төшемсез алмашынучан болытлы.

Җил төньяк-көнчыгыштан 6-11 м/с.

Төнлә һаваның минималь температурасы -1..+4˚.


29
март, 2026 ел
якшәмбе

Алмашынучан болытлылык

Башлыча явым-төшемсез.

 Җил көнчыгыштан, төньяк-көнчыгыштан 3-8 м/с.


28
март, 2026 ел
шимбә

Аязучан болытлы.

Явым-төшем сизелерлек түгел.

Төнлә һәм иртән урыны белән томан.

Җил төньяк-көнчыгыштан 3-8 м/с.


27
март, 2026 ел
җомга

Россия Энергетика министрлыгының ТЭК оператив идарә департаменты «Транснефть – Прикамье» АҖнең гавами сервитут билгеләү турындагы үтенечен карау турында хәбәр итә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International