80 ПРОЦЕНТ УҢЫШ АМБАРДА

2017 елның 15 сентябре, җомга

Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматларга карганда, 14 сентябрьгә район хуҗалыкларында (фермер хуҗалыкларын да кертеп) игеннәр барлык мәйданның 79,6 процентында җыеп алынган.

Ындыр табакларына 165422 тонна ашлык кайтарылган.  Шикәр чөгендерен әлегә ике хуҗалык –  “Дружба” агрофирмасының 2 һәм 3 номерлы филиаллары ала. Көзге чәчү дә дәвам итә. Ул планлаштырылганның 70 процентында башкарылган.

Хуҗалыкларда  кукуруз урдыра башладылар. “Дружба” агрофирмасының 4 номерлы филиалында 2428,  “Авангард”та  900 тонна силос базланган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International