Татарстан Диния Нәзарәте, Буа муниципаль районының яшьләр эшләре, спорт һәм туризм идарәсе, район мөхтәсибәте “Экстремистлыкка –юк!” айлыгы кысаларында “Ислам шәфкатьлелек дине” темасына квест үткәрәләр. Әлеге чара 24 сентябрь көнне 8дән 15 сәгатькә кадәр Нарат урманында узачак. Аның максаты яшьләргә Ислам диненең тынычлык, берләшү һәм дуслык дине икәнен аңлату. Барыгызны да квестта катнашырга чакрабыз!