Күп кеше сәламәтлек эзләп, “Ессентуки”, “Нарзан” шифалы суларын эчү өчен әллә ничә чакрымнар узалар. Бездә дә шундый сихәт бирүче су бар бит. Аның да даны еракларга таралган. Зур Фролово авылы янында типкән изге чишмә суын эчәргә хәтта якын чит илләрдән дә киләләр.
Сүзем табигатьнең матур кочагында урнашкан Пантелеймон изге чишмәсе турында. Ул әле 18нче гасыр уртасында ук барлыкка килгән, диләр. Ә аның суының сихәте турында, әйткәнемчә, якын-тирәдәгеләр генә түгел, бик еракларда яшәүчеләр дә белә. Аны алып китәргә, коенып, төрле авырулардан савыгырга дип, киләләр. Үземнең дә сынап караганым бар, аннан алынган су озак вакыт бозылмый. Ә лаборатор тикшерүләр аның районда иң чистасы булуын күрсәтә. Шуңадырмы, чишмә ти-рәсендә ел әйләнәсе кеше күп. Зур Фролово авылы ветераннарының беренчел оешмасы мониторинг та үткәргән инде. Саннар искитәрлек: елына анда 37 мең кеше килә. Бу көненә 122 кеше дигән сүз.
– Чишмәнең суы бик тәм-ле. Эсседә сусауны баса, юшкыны юк. Үз сыйфатын озак саклый. Бер барганда күп итеп алып кайтабыз, чәй суына гына тотабыз, – ди Буадан Назыймә апа Сабирова.
Ә һәр ел саен 9 августта – Изге Пантелеймон көнендә биредә алма төшәрлек тә урын булмый. Кай елларда 3 меңгә кадәр кеше җыела. Алар Татарстанның төрле районнарыннан, күрше Чуашстан Республикасыннан, Ульяновск өлкәсеннән генә түгел, Уралдан, Се-бердән, Украинадан кадәр киләләр. Христиан динен тотучылар бу көнне биредә махсус ясалган урында су коеналар, аны сыемнарда өйләренә алып кайтып китәләр, догалар укыйлар, Пантелеймоннан савыгу сорыйлар, гыйбадәтханәләргә сәдака бирәләр. Элек-электән килгән изге йола бу.
– Быел изге көндә беренче тапкыр су коендым. Ул бик салкын иде, әмма судан чыккач шундый рәхәт булды. Күңелем күтәрелде, яшәү дәрте өстәлде, гәүдәм җиңеләйгәндәй булды. Бу тойгыларны бүгенгәчә онытмыйм. Анда су алырга да җае чыккан саен барырга тырышам. Күршеләрем дә йөри, шулай ук татарлар да, – ди газетабызның актив язучысы, җирле шагыйрә Лидия Гыймадиева.
Тик халык төрле авырулардан дәвалавына да ышанган тәмле сулы, күп гасырлык тарихлы, күптән инде төрле милләт кешеләренең яраткан ял итү, матурлыкка хозурлану урынына әверелгән бу табигать почмагы үзе “дәвалауга”, уңайлыклар тудыруга мохтаҗ бүген. Бигрәк тә өлкән яшьтәгеләр, физик мөмкинлекләре чикләнгәннәр, кечкенә балалар, йөкле хатын-кызлар өчен тау астындагы чишмәгә төшеп менү җиңелләрдән бирелми. Моның өчен уңайлы баскычлар, култыксалар юк. Газетабызга да районда күп ремонт эшләре башкарыла, Изге чишмәне дә реконструкцияләсеннәр иде дип хат юллаучылар бар. Аңа илтүче агач баскычлар, бик үк иске булмасалар да, чери башлаган, бетоннары ватылган.
– Уңайлыклары булса, кеше тагын да күп йөрер иде. Быел, әнә, Псковтан кадәр автобус белән килүчеләр бар иде, – ди Лидия Гыймадиева.
Бу бит илкүләм танылу алган чишмәгә бар кеше бара алырлак шартлар тудырып, төзекләндереп, тирәсен тагын да матурлап аны бүген актуаль юнәлеш булган экотуризм объектына әверелдереп була, дигән сүз. Белгәнебезчә, бу игелекле эшкә ярдәм итәргә теләүче волонтерлар да, хәйриячеләр дә бар. Ә күмәк көч тау күчерергә сәләтле.