Буа машина төзү заводы белән армрестлинг буенча Европа һәм дөнья чемпионы, атказанган спорт остасы идарә иткәнне беләсезме? Белмәсәгез, таныш булыгыз – директор Эдуард Храмцов әле шушы көннәрдә генә ветераннар арасында дөньяда иң көчле булуын раслады.
55 илдән 1200 спортчыны җыйган чемпионат Венгрия башкаласы Будапештта узган.
– Башка еллар белән чагыштырганда быел катнашучылар аеруча күп булды, – ди Эдуард Геннадьевич. Анда ул 100 килограммга кадәр үлчәү авырлыгында сигез көндәшен җиңеп, бары берсенә генә кисәтүләр буенча бирелеп, Алтын медальне сул кул белән көрәштә яулаган. Ә май аенда Польшада үткән Европа чемпионатында – икесе белән дә. Кубокака да ия булган. Бу мәртәбәле бүләкләре, шулай ук алга таба кө-рәшне дәвам итәргә юллама бирүче Россия чем-пионатының Алтын ме-дальләре җитәкченең эш бүлмәсен бизи. Күршедә генә заманча тренажерлар белән җиһазланган спорт залы.
– Бу Казан моторлар төзү җитештерү берләш-мәсе генераль директо-ры, якташыгыз Дамир Кәримуллин идеясе. Ул Буада дүрт ел эш-лисең бит инде, нигә спорт залың һаман юк, дип, шөгыльләнүне дә-вам итәргә, ярышларда катнашырга киңәш итте, – ди чемпион. Шул рәвешле былтыр, 14 еллык тәнәфестән соң, кү-негүләрен кабат башлап җибәрә ул. Һәм юкка түгел.
– 2003 елдан зур спорттан киттем. Спорт залына үземне формада тотар өчен генә кергәли идем. Бүген дә төп хезмәтем, бурычым завод, җитештерү, биредә эшләүче хезмәт-кәрләр бит. Спорт – минем өчен хобби булып кала. Хәзер залда эштән соң атнасына 3-4 тапкыр шөгыльләнәм, – ди. Барысы да нәтиҗәгә эшләсен өчен тәҗрибәсе җитәрлек Эдуард Геннадьевичның. Ул бит ветераннар арасында гына түгел, ә яшь-ләр арасында да Европа һәм дөнья чемпионы. Бу җиңүгә ул 1999 елда 24 яшендә, Яр Чал-лының “Витязь” клубында шөгыльләнгәндә үк ирешә. Тренеры, бүген Калининград шәһрендә яшәүче Сергей Попов белән әле дә элемтәдә тора, киңәшләр сорый. Ә әлеге спортка ул, кем әйтмешли, ялгышып кына 15-16 яшьләрендә килеп эләгә.
– Аңа кадәр спорт залына авырлык күтәрү белән шөгыльләнергә йөри идем. Шунда бу спорт төре барлыгын, тимер-ләр белән генә түгел, ә спортчылар белән дә кө-рәшеп булганны белдем һәм секциягә килдем, – ди ул үткәнне искә алып. Киләчәктә дә күнегүләрен ташламаска, ярышларда катнашырга планлаштыра. Ә без, үз чиратыбызда, кабат зур уңышлар теләп, моңа ирешүнең серләре белән уртаклашуын да үтендек.
– Моның өчен барысы да – көч тә, даими күнегүләр дә, омтылыш та, дөрес туклану да, сәламәтлек тә, мөмкинлекләр булу да кирәк. Зур ярышларда катнашучыларның барысы да бердәй көчле. Өс-тенлек алырга тәҗрибә ярдәм итә торгандыр. Профессиональ спортта төрле азык өстәмәләрсез дә мөмкин түгел. Сүз, бил-геле, рөхсәт ителгәннәре турында гына бара. Һәр ярышта без дә допинг-контроль узабыз. Бәйге алдыннан авырлыгымны 100 килограммнан киметү өчен бер-ике атна диета да тотам, – дип җаваплады җитәкче-спортчы. Тагын ул, мондый биеклекләргә ирешмәсәсләр дә, һәркемне спорт белән дус булырга, сәламәтлекләрен кайгыртып яшәргә чакыра. Ә кул көрәшен яратучыларга үз бүләге бар – ике ел рәттән Сабан туенда җиңүчеләрне бүләкләде.