Бүген Буада “Башваткыч” уйнадылар

2017 елның 3 октябре, сишәмбе

“ТНВ” каналындагы популяр уенның Буадагы пртотибы Ял үзәгендә үтте. Аның инициаторы - үзәкнең сәнгать җитәкчесе Зөһрә Морзаханова. Аның әйтүенчә, халык, бигрәк тә өлкәннәр бу тапшыруны яратып караганга, аны үзебездә дә оештырып карарга булганнар. Катнашырга тәкъдим иткәч, барысы да бик теләп ризалашканнар. Җиңел аяктан беренче уенчылар Нурвахит авылыннан җырчы Фәния Исхакова, Толымбай авылыннан Сәрия Хәйруллина, Түбән Наратбаштан Нурдания Низамова булдылар. Сораулар беренче юлыга авыр түгел, көз, көнкүреш темасына иде, диделәр оештыручылар. Күбесенә җавап биреп 9 балл  җыйган Фәния Исхакова җиңүче булды.

Зөһрә Морзаханова киләчәктә уеннарның тагын да оештырылачагын белдерә. Иң мөһиме катнашырга теләүчеләр булсын иде, ди.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International