Буа районында Сириядә хәрби бурычларын үтәгәндә һәлак булган өлкән лейтенант Павел Мурлатовка мемориаль такта куелды

2019 елның 18 феврале, дүшәмбе

Бүген Кыят мәктәбендә Яшевка авылында туып-үскән Павел Вячеславович Муратов истәлегенә мемориаль такта куелды. Исегезгә төшерәбез, өлкән лейтенант 2017 елның 17 декабрендә Сирия Республикасы территориясендә интернациональ бурычны үтәгәндә геройларча һәлак булган. Павел Мурлатов үлгәннән соң Батырлык ордены белән бүләкләнә. Мемориаль такта ачу тантанасы Павел укыган Кыят урта гомуми белем бирү мәктәбендә узды. Чарага һәлак булучыларның хатыны Дарья Мурлатова, әтисе Вячеслав Геннадьевич Мурлатов, Буа районы башлыгының беренче урынбасары Илдар Еремеев, Буа һәм Чүпрәле районнары хәрби комиссары Радик Төхфәтуллин чакырылган иде. Шулай ук 2016 елдан башлап Кыят мәктәбендә эшләүче яшь армиячеләр отряды бу көннән Павел Мурлатов исемен йөртәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International