Кичә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов муниципаль берәмлекләр арасында республика смотр-конкурсында җиңүчеләргә яңа автомобиль ачкычлары тапшырды. Чарада Буа муниципаль районы башлыгы Марат Җаббаров катнашты. Буа муниципаль районының Татар Буасы, Мөкерле һәм Яшевка авыл җирлекләре башлыклары Chevrolet Niva маркалы автомобильдән ачкычлар алдылар.
Автомобильләр тапшыру Татарстан Республикасы Көненә, шулай ук Татарстан АССРның 100 еллыгына әзерлек һәм аны бәйрәм итүгә багышланган Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләре арасында ел саен уздырыла торган республика смотр-конкурсы йомгаклары буенча уздырыла. Конкурс Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләре эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген күтәрү һәм республиканың авыл һәм шәһәр җирлекләрендә халыкның тормыш сыйфатын яхшырту максатларында үткәрелә.