Капиталь ремонттан соң авыл мәдәният йортын ачу тантанасы булды

2019 елның 30 августы, җомга

Кичә Килдураз авылында капиталь ремонттан соң авыл мәдәният йортын ачу тантанасы булды. Авыл халкын Буа муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Ранис Камартдинов, «Татаркино» дәүләт бюджет мәдәният учреждениесе директоры Миләүшә Айтуганова, Килдураз авыл җирлеге башлыгы Зөлфәт Әхәтов зур вакыйга белән котладылар.

1973 елда төзелгән клубта ремонт эшләре тәмамланганнан соң, авыл халкы заманча, хезмәт күрсәтү сыйфаты стандартларына җавап бирә торган мәдәният учреждениесенә, ә авыл үзешчәннәре яңартылган һәм матур бинада үз иҗатларын үстерү мөмкинлегенә ия булдылар. Фасад ремонтланды, тәрәзәләр, ишекләр,җылылык, электр белән тәэмин итү системасы алыштырылды, бизәкләү эшләре башкарылды, дивар һәм түшәм буялды, яңа сантехника урнаштырылды.

Ранис Рафис улы, бинаны капиталь ремонтлау эшләрен вакытында һәм сыйфатлы башкарган өчен, подрядчыларга һәм төзүчеләргә Рәхмәт хатлары тапшырды.

Тасманы кисү тантанасыннан соң кунаклар яңартылган бинаны карадылар, мәдәният йорты фойесында куелган күргәзмә белән таныштылар. Чара татар язучысы Гаяз Исхакыйның Килдураз авылында төшерелгән «Остазбикә» исемле кыска метражлы фильмын күрсәтү белән дәвам итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International