Иске Тинчәле авылында искә алу кичәсе узды

2019 елның 8 ноябре, җомга

Иске Тинчәле авылында мәдәният өлкәсендә хезмәт куйган Сәгадәт Юнысованы һәм Тәуфыйкъ Сафиуллинны искә алу кичәсе узды. Әлеге чара мәдәният ветераннарының ТАССРның 100 еллыгына багышланган “Истә, һаман да истә” дигән очрашуының тагын берсе булды.

Кичә авыл мулласы Равил Нәҗмет-диновның коръән укуы белән башланды.  Гөләндәм  Хәмитова, Кәүсәрия Әхмәтова, Гөлчәчәк Кәлимуллина, Равил Җәгъфәров, Илдар Нуруллин, Фәһимә Җәләлова, Тәнзилә Абикеева коллегаларының залга җыелган авылдашлары, якыннары алдында иң җылы хатирәләрне яңарттылар. Барысы да бер сүзне кабатлады: бу якларга чыгып китсәләр, мәдәният йорты җитәкчесе булып эшләгән Сәгъдәт Юнысовага кермичә кайтмаганнар. Искиткеч гади, киң күңелле кеше булган мәрхүмә. Аккомпаниатор Тәуфыйкъ Сафиуллинны Тинчәленең үз Илһамы,  дип йөрткәннәр. Аларның район сәхнәләрендәге чыгышларын буалылар дә хәтерлиләрдер әле.  Хатирәләр яңарганнан яңарды: авыл мәктәбенә яшьли эшкә кайткан кызлар Хөрия Каюмова, Нурхания Төхфәтуллина, Тәслимә Хәсәнова Сәгадәт апага вакытлыча квартирага ничек итеп урнашуларын, аның кылган яхшылыкларын, хәтта күз яшьләре аша искә алдылар.

-Бүгенге кичә барыбыз исеменнән дә Сәгадәт апага дога булып барсын. Кечкенә балаларыма кадәр карашты. Гомерем буе аңа рәхмәтле булдым,- дип сөйләде Тәслимә Хәсәнова. Алар икесе дә гаилә кормаган, гомерләре буе авыл тормышы, авыл халкы өчен яшәгәннәр.   Кешенең  яхшылыклары җирдә ятмый, авылдашларын искетинчәлелеләр соңгы юлга да бердәм булып, кадерләп озатканнар. Район ветераннар советы рәисе Җәүһәрия Хөснетдинова, үзе дә шул яклардан булганга, ул елларда мәдәният учагының гөрләп торуын, кич җитте исә халыкның концертларга, бию кичәләренә агылуын сагынып сөйләде. Рәхмәт, “Буа моңнары” мәдәният ветераннары төркеменә, шундый җылы очрашу оештырганнары өчен. Үткәннәргә кайткан кебек булдык,- диделәр авылдашлар.   Кичәдә катнашкан авыл җирлеге башлыгы Гөлия Шакирова шатлыклы хәбәр ирештерде: Иске Тинчәле авылында яңа мәдәният йорты салынуы көтелә. Авылдашлар бик сөенде мондый хәбәргә, аларның да башкалар кебек концерт, спектакльләр карыйсы килә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International