Районда бакча участокларын эшкәртергә теләүчеләр арта бара

3 июнь 2020 ел., чәршәмбе

Буа районы җитәкчелеге «Сахарник» бакчачылык ширкәтенең ташландык бакчаларыннан баш тартырга яки сатарга чакыра. Буа муниципаль районында җир эшкәртергә теләүчеләр саны арта бара – буалылар җитәкчелеккә җир кишәрлеге бүлеп бирүне сорап мөрәҗәгать итә. Моның өчен буш җирләр дә ачыклана. Җир кишәрлегеннән файдаланмаган очракта, милек һәм җир мөнәсәбәтләре палатасы акт төзи һәм хуҗага күрсәтмә бирә. Тикшерү өчен материаллар "Росреестр"га яки "Россельхознадзор"га җибәреләчәк. Озак еллар эшкәртелми торган участок хуҗаларын РФ Административ хокук бозулар кодексының 8.8 статьясы буенча административ җаваплылыкка тартырга мөмкиннәр. Штраф суммасы кишәрлекнең кадастр бәясеннән 1-1,5 процентка кадәр, әмма 20 мең сумнан да ким булмаган күләмдә билгеләнә. Район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Фәнис Мифтахов сүзләренә караганда, мондый күңелсез хәлләр килеп чыкмасын өчен, хуҗаларны хәзер үк кисәтәләр. Ә инде җирне сату яки эшкәртү мөмкинлеге булмаса, җир хуҗасына документлар белән Буа районының Теркәү палатасына мөрәҗәгать итәргә кирәк. Фәнис Мифтахов бу бурычлар турында түбәндәгечә сөйләде: участоклар шәһәрлеләргә узган гасырның 90 нчы елларында бакчачылыкны үстерү өчен бүлеп бирелгән иде. Бу территориядә 600 җир кишәрлеге бар, аларның һәркайсы 6-8 сутыйга якын. Ел саен яз башында дәүләт инспекторлары тикшерүләр үткәрә, еллар буе эшкәртелми торган кишәрлекләрне ачыклый. Статистика күрсәткәнчә, бүгенге көндә җирләрнең 10 проценты гына аларның хуҗаларына кирәк. Ә калганнары җир кишәрлеге турында оныткан кебек. Буа муниципаль районы җитәкчесе Ранис Камартдинов биредә бакчачылык ширкәте оештыру һәм уңайлыклар булдыру инициативасы белән чыкты. Республикада мондый ширкәтләрне төзекләндерү буенча программалар эшли. Алар нигезендә анда юллар салу, су өчен скважиналар бораулау, электр линияләре сузу мөмкинлеге бар. Хәзерге вакытта җир кишәрлеге хуҗалары белән очрашулар үткәрелә, җитәкчелек халыкның фикерен исәпкә ала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International