Буа районына азык-төлек җыелмаларының дүртенче траншы килде

2020 елның 29 июне, дүшәмбе

«Ярдәмянәшә!» масштаблы хәйрия акциясе дәвам итә. Буа районына азык-төлек җыелмаларының дүртенче траншы керде.

Исегезгә төшерәбез, "Ярдәм янәшә!Помоәь рядом!» ул Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов инициативасы белән старт алды һәм республиканың барлык районнарын да колачлады. Азык-төлек җыелмаларын алучылар исемлеге Татарстанның Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы тарафыннан билгеләнде. Аңа 6 категория гражданнар керде.

Бу: - яшәү минимумыннан түбәнрәк керем белән 65 яшьтән өлкәнрәк ялгыз яшәүче пенсионерлар;

- җан башына уртача кереме яшәү минимумыннан түбән булган, үз составында 8 яшьтән өлкәнрәкләр балалар булган гаиләләр;

- җан башына уртача керемле, яшәү минимумыннан түбәнрәк булган, анда ата-аналарның берсе алимент түләүдән баш тарткан гаиләләр балалары ;

- опека һәм попечительлек буенча вазыйфалары түләүсез нигездә башкарыла торган гаиләләр; - социаль куркыныч хәлдә булган гаиләләр;;

- әти-әниләре кризистан аеруча зыян күргән тармаклардан үзмәшгуль яки шәхси эшмәкәрләр булган балалар.

Безнең районда бу-778 кеше.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International