Игътибар! Мошенниклар Роспотребнадзор исеменнән йөри

2020 елның 8 июле, чәршәмбе

Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор идарәсе хуҗалык итүче субъектлардан килгән мөрәҗәгатьләр белән бәйле рәвештә хәбәр итә.

Казан эшмәкәрләре адресына билгеләнмәгән зат мөрәҗәгать итә һәм кулланучылардан аларга карата күп санлы шикаятьләргә таянып, «Кулланучы почмагы»н яңадан рәсмиләштерүне һәм әдәбият комплектын сатып алуны таләп итә. Баш тарткан очракта штраф санкцияләре белән яный.

Идарәнең билгеләнмәгән затларның мондый гамәлләренә карата мөнәсәбәте юк һәм, федераль башкарма хакимият органының территориаль органы буларак, нинди дә булса максатларга акча җыюны гамәлгә ашырмый, хезмәт күрсәтү турында үтенеч белән мөрәҗәгать итми һәм түләүле хезмәтләр күрсәтүне тәкъдим итми.

Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, «Кулланучы почмагы» төшенчәсе гамәлдәге законнар белән беркетелмәгән. Шул ук вакытта закон чыгаручы сатучының (башкаручының) «Кулланучылар хокукларын яклау турында» РФ Законында һәм башка норматив-хокукый актларда каралган мәгълүматны ачык һәм аңлаешлы формада урнаштыру бурычын күздә тоткан. Шул ук вакытта «кулланучылар хокукларын яклау турында» РФ Законының 8 статьясы нигезендә, мәгълүмат хезмәт күрсәтүнең аерым өлкәләрендә кабул ителгән ысуллар белән сату-алу килешүләре һәм эшләр башкару (хезмәтләр күрсәтү) турында килешүләр төзегәндә кулланучыларга ачык һәм аңлаешлы формада җиткерелә. Шулай итеп, хуҗалык итүче субъект мәгълүматны кулланучыларга җиткерү ысулын мөстәкыйль сайлый.

Идарә эшмәкәрләрдән, юридик затлардан һәм республика халкыннан уяу булырга, мошенникларның хәйлә – мәкерләренә бирешмәскә һәм безнең адреска Идарә исеменнән нинди дә булса товар (хезмәт)сатып алу тәкъдиме белән мөрәҗәгать итүнең барлык фактлары турында хәбәр итүне сорый.

 Идарәдә юридик затлар һәм шәхси эшмәкәрләр, Татарстан Республикасы, Россия Федерациясе төбәкләре гражданнары һәм чит ил гражданнары өчен Казан шәһәре, Зур Кызыл ур., 30 йорт адресы буенча иҗтимагый кабул итү бүлмәсе (телефон: (843) 236-93-52), шулай ук «кайнар линия» (телефон: (843) 236-94-11) оештырылган, анда сез консультация ала аласыз.

Идарәдә коррупция күренешләре турында хәбәр итү өчен “Ышаныч телефоны "  - 8-987-296-47-10 (дүшәмбе-пәнҗешәмбе-09.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр, җомга-09.00 сәгатьтән 16.45 сәгатькә кадәр).

Идарә сайтларында (www.16.rospotrebnadzor.ru ) “Гражданнар мөрәҗәгатьләрен кабул итү”  бүлегендә, www.rpn.tatar.ru «Интернет-кабул итү» бүлегендә Идарәгә электрон рәвештә мөрәҗәгать итү мөмкинлеге бар.

Моннан тыш, кече бизнес вәкилләре атна дәвамында үткәрелә торган тикшерү турында консультация ала алалар, сорауны сайтта махсус эшләнгән модуль аша җибәрәләр(  www.16.rospotrebnadzor.ru) (эшмәкәрләр өчен-үткәрелгән тикшерүләргә таләпләр турында консультация алырга)

Татарстан Республикасы эшкуарлары өчен «Ачык ишекләр» нең бердәм көннәре идарә һәм территориаль бүлекләрдә айның һәр өченче чәршәмбесендә 14.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр уздырыла.

Идарәнең территориаль бүлекләренең телефоннары һәм адреслары турында мәгълүматны Роспотребнадзорның рәсми сайтларында табарга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International