Наратлыкта Сабирҗан Нафиков истәлегенә багышланган традицион чаңгы ярышлары узды

2021 елның 15 феврале, дүшәмбе

Кичә без якташыбыз - СССР, РСФСРның югары категорияле тренеры, чаңгы спорты буенча СССРның спорт мастеры Сабирҗан Нәфыйковны искә алдык. Наратлыкта аның призларына традицион чаңгы ярышлары узды, ярышларга атказанган тренерның улы – Айдар Нәфыйков һәм Буа якташлыгы президенты Ирек Закиров килде. Чаңгы узышының нәкъ менә бүген, 14 февральдә, әтисе һәм улы Сабирҗан һәм Айдар Нәфыйковларның туган көнендә узуы бик мөһим.

Танылган якташыбызның улы Айдар инициативасы һәм матди ярдәме белән үткәрелә торган бу ярыш – безнең районның гына түгел, күрше-тирәләребезнең дә иң көчле чаңгычыларын барлый.

Ярышларны ачу тантанасында катнашучыларны район башлыгы Ранис Камартдинов сәламләде, ул һәркемгә җиңел стартлар һәм финишлар теләде.

Ирек Закиров та спортчыларга уңышлар һәм җиңүләр теләкләрен юллады. Бәйрәмнең кунагы ТР чаңгы узышлары һәм биатлон федерациясе җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Мансур Әхмәдиев булды.

Аннары катнашучылар үзләренең яшь категорияләре буенча бүленделәр һәм 3 км дан 5 км га кадәр дистанциядә ярыштылар.

Чара ахырында иң яхшыларга грамоталар, кубоклар, акчалата бүләкләр һәм башка истәлекле бүләкләр тапшырылды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International