Буада язгы ташуга әзерлек эшләре.

2021 елның 17 марты, чәршәмбе

Буалыларның язгы ташу чорында торак йортларын су басуны булдырмау бурычы торак-коммуналь хуҗалык хезмәтләренә йөкләнгән. Хәзерге көндә шәһәрдә берничә берәмлек техника эшли, су агу торбаларын кардан чистарталар.

Коммуналь хуҗалык хезмәткәрләренең Буада 70ләп су агым торбаларын чистартасылары бар. Бу эшне 10 көн эчендә башкарырга кирәк. Бүгенге көннән "Буа торак коммналь хуҗалык  күптармаклы предприятиесе" АҖ экскаваторы, трактор һәм КамАЗ машинасы шәһәрнең иң карлы урамнарында эшли башлады.

Шәхси йортларда яшәүчеләргә шулай ук территорияләрне кардан чистарту, кар өемнәрен йомшарту, канауларны кардан ачу, су агымы өчен юллар  булдыру буенча эшләрне алдан ук  киңәш итәбез. Үз вакытында күрелгән чаралар сезгә милекне су төшү  зыяннарыннан саклап калырга ярдәм итәчәк.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International