Район эшмәкәрләрен вебинарга чакырабыз.

2021 елның 20 марты, шимбә

Җәмәгать туклануы өлкәсендә эшчәнлек алып баручы Татарстан Республикасы кече һәм урта эшкуарлык субъектларына (алга таба - КУЭ субъекты) компания тарафыннан ярдәм күрсәтү максатларында, «Опен Хаб» ҖЧҖ «Ак Барс» Банк ГАҖ ярдәме белән җәмәгать туклануы бинасына заказны илтеп җиткерү контроле өчен GeCo бер тәрәзә сервисы төзелде.  Сервис сатуларның барлык каналларын бер POS терминалда интеграцияләргә, сайттан, социаль челтәрләрдән һәм ашарга китерү Яндекс.Go һәм Delivery Club агрегаторларыннан заказлар алырга мөмкинлек бирә. Сервис турында мәгълүмат www.ge-co.io. платформада тәкъдим ителгән.

2020 елның 19 мартыннан 7 майга кадәр онлайн (алга таба - Вебинарлар) форматында бушлай белем бирү чаралары сериясе үткәреләчәк. Аларда GeCo сервисы җитәкчелеге һәм чакырылган спикерлар ресторан бизнесының мөһим нечкәлекләре һәм анда заказны илтеп бирү роле турында хәбәр итәчәк. Вебинарга теркәлү www.ge-co.io/seminar.ru сылтамасы буенча мөмкин.

Белем бирү вебинарлары расписаниесе

Үткәрү датасы

Тема

Спикерлар

19 март 2021 ел

Илтеп бирүнең икътисад хисабы- финанс планны һәм чыгымнарны ничек исәпләргә

Шәрәфетдинова Галина — АРИО директоры, ресторан тармагы эксперты, бизнес-тренер

26 март 2021 ел

Техник өлеш.җиһазларны дөрес сайлау, СанПин таләпләре, менюны эшләү, төргәкләрне сайлау йәм башка мөһим моментлар

Пичугин Антон — җәмәгать туклануы өлкәсендә проектлау буенча белгеч. Россия шәһәрләрендә эре челтәр проектларын: Dodo Pizza, Papa Johns эшләтеп җибәрүче

2 апрель 2021 ел

Илтеп бирүне автоматлаштыру процесслары

Анастасия Буравцова — CEO Open Service компаниясе, спикер Novikov School

GeCo — бер тәрәзәаша  автоматлаштыруның барлык инструментлары

Гөлназ Шәрипова — СЕО Open Service компаниясе  (Идел буе) һәм GeCo

 

9 апрель 2021ел

 

Сату каналлары. Кайсыларын һәм ничек тоташтырырга мөмкин

Гөлназ Шәрипова — СЕО Open Service компаниясе  (Идел буе) һәм GeCo

Сату каналлары. Илтеп бирү челтәре тәҗрибәсе

 

Ләйсән Әхмәдиева —Open Service (Идел буе ) гамәлгә куючы, Gastronaut Group компаниясенә нигез салучы, 10 еллык тәҗрибәле ресторатор

 

16 апрель 2021 ел

 

Курьерлар һәм курьер хезмәтләре. Кунакка кем заказ китерәчәген ничек аңларга?

Гөлназ Шәрипова — СЕО Open Service компаниясе  (Идел буе) һәм GeCo

23 апрель 2021 ел

 

Маркетинг —кунакларны җәлеп итү. Маркетингның нинди каналлары барысыннан да нәтиҗәлерәк

 

Шипилов Виктор — җәмәгать туклануы өлкәсендә маркетолог, Axe Marketing агентлыгына нигез салучы

30 апрель 2021 ел

 

Лояльлек — клиентлар базасы белән ничек эшләргә, алар кайтсын өчен. Локальлык программалары 

Андрей Ибәтуллин — ресторатор, ресторан сервисы буенча ТР һәм РФ чемпионы, HoReCa предприятиеләренең консалтинг һәм аудиты буенча компаниягә нигез салучы

7 май 2021 ел

 

Кире элемтә. Продуктның, сервисның сыйфатын, заказ ясауның барлык этапларында уңайлылыкны контрольдә тоту. Бәяләмәләр белән дөрес эш итү.

Игорь Сычёв —Revvy һәм Service Inspector компанияләренә нигез салышучы

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International