Буа районында «Өлкәннәр өчен куркынычсызлык мәктәбе» программасы буенча дәресләр үткәрелде

2021 елның 7 апреле, чәршәмбе

Буа районы «Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе хезмәткәрләре «Өлкәннәр өчен куркынычсызлык мәктәбе» программасы буенча даими рәвештә дәресләр уздыралар. Өйдәге чираттагы дәресләрдә социаль хезмәт алучылар арасында грипп, ОРВИ һәм СVID-19 коронавирус инфекциясен профилактикалау темасы буенча фикер алыштылар. Аеруча игътибар коронавирус инфекциясе йоктыруның куркыныч булуына  бирелде, чөнки өлкән буын вәкилләре  бу чирне авыр кичерә.

Белгечләр тагын бер кат сәламәтлекне саклауның гади, әмма нәтиҗәле чаралары турында искә төшерделәр: кулларны ешрак юарга, җәмәгать урыннарына бармаска, ОРВИ (ютәл, төчкерү, томау төшү) билгеләре булган кешеләр белән якын элемтәләрдә тормаска  һәм бер бинада булмаска.

Шулай ук коронавирус инфекциясенә каршы вакцинациянең мөһимлеге турында сөйләделәр һәм, теләге булганнарга, бүлек хезмәткәрләре прививка ясау өчен сырхауханәгә язылырга ярдәм итәчәкләр.

Әлеге чарада барлыгы 372 кеше катнашкан. Аларның барысына да әлеге тематика буенча белешмәлекләр өләшенде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International