Буада "Карау һәм реабилитация мәктәбендә" индивидуаль дәрес үткәрелде

2021 елның 9 апреле, җомга

Буа районы "Гармония" халыкны социаль тәэмин итү комплекслы үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе белгечләре "Карау һәм тернәкләндерү мәктәбе"программасы буенча чираттагы шәхси дәрес үткәргәннәр. Дәрес реабилитацияләүнең техник чараларына багышланды. Дәрестә катнашучылар: өйдә социаль хезмәтләр алучы 1 төркем инвалид һәм кызы. Кул чуклары моторикасы зәгыйфь, тезләр һәм бот буыннары белән проблемалар бар, ул мөстәкыйль рәвештә иелә алмый. Озак вакытлы карау системасын гамәлгә ашыру өчен җаваплы белгечләр кирәкле тернәкләндерү чараларын сайлап алдылар һәм алардан ничек файдаланырга кирәклеген күрсәттеләр. Төймәләрне, замокларны эләктерү өчен  һәм оекбашларны алу өчен җайланмалар өлкән яшьтәге кешегә киенгән һәм чишенгән вакытта мөстәкыйль рәвештәбу эшләрне эшләргә ярдәм итә.

Белгечләр билгеләп үткәнчә, реабилитация чаралары өлкән яшьтәге кешеләрнең һәм инвалидларның тормыш сыйфатын яхшырта һәм авыруларны карауны җиңеләйтә.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International