Буалыларны язгы өмәгә кушылырга чакырабыз!

2021 елның 9 апреле, җомга

Буалыларны язгы өмәгә кушылырга һәм шәһәрне төзекләндерүгә үз өлешләрен кертергә чакырабыз. Ел саен өмәләрдә катнашучы битараф булмаган шәһәрлеләр ярдәме белән зур күләмле эш башкарыла - шәһәр матурлана һәм үзгәрә.Буалыларны 11 апрельдә узачак гомумшәһәр өмәсендә катнашырга чакырабыз. Чакыру предприятие, учреждение, оешмаларның хезмәт коллективлары гына түгел, ә күп фатирлы йортларда һәм шәхси йортларда яшәүчеләр дә – үз шәһәрләрен чын күңелдән яратучыларга да ярдәм итәр дип ышанабыз. Чиста, төзекләндерелгән һәм яшел шәһәрдә яшәү-безнең уртак теләк. Чисталык һәм тәртип саклау-туган шәһәребезгә карата хөрмәт күрсәтү.Буа - безнең уртак йортыбыз, һәм без бергәләп чисталык һәм тәртип өчен җавап бирәбез. Уртак йортыбызны чистарак һәм матуррак итик!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International