«Импульс» яңа спорт комплексында Буа муниципаль районы башлыгы призына беренче шахмат турниры узды. Ярышларда балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр һәм район мәктәпләрендә укучылар катнашты. Җиңүче исеме өчен 70 ләп яшь шахматчы көрәште. Аларны район башлыгы Ранис Камартдинов сәламләде. "Без шахмат уеннарына омтылыш барлыгын күрәбез. Без сезнең мәнфәгатьләрегезне хуплыйбыз һәм мондый уеннарны оештыруда алга таба да ярдәм күрсәтүне дәвам итәчәкбез, шул исәптән белем бирү учрежденияләрендә шахмат зоналары булдыруны да максат итеп билгеләдек. Бу сезгә талантларыгызны үстерергә һәм яңа уңышларга ирешергә ярдәм итәр, зур этәргеч булыр дип ышанабыз", - диде ул .
Ярышлар йомгаклары буенча: 1 урынны Кильдураз мәктәбе командасы алды, 2 урында - Буа шәһәренең «2 нче лицей» командасы, «М.Вахитов ис. 2 нче гимназия» леләр 3 нче урында.
Шәхси зачетта җиңүчеләр дә билгеләнде. Турнирда җиңүчеләргә кубоклар, медальләр һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырылды. Ярышларда катнашкан һәркем истәлекле бүләкләр алды.