"АБВГДЕЙКа" балалар бакчасы ике ел дәвамында "Экошколы/Зеленый флаг" халыкара программасында катнашучы булып тора. Бу хәрәкәттә актив катнашкан өчен балалар бакчасына Экоәләм тапшырылды.
Әлеге тантаналы чарада мәктәпкәчә белем бирү методисты А.М. Камартдинова, Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Идел буе территориаль идарәсе вәкиле Н.В. Җәләлов, балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр катнашты. - Ел саен кече мәктәпкәчә яшьтәге балаларны Эколята отрядына кабул итәбез. Алар табигатьне якларга ант кабул итәләр, балаларга галстуклар тагалар. Ел дәвамында мәктәпкәчә яшьтәге балалар төрле чараларда, экологик акцияләрдә катнашалар, бакча территориясен патрульлиләр. Өлкән төркем “Чүп-чар” әкиятен күрсәтте, - дип хәбәр иттеләр балалар бакчасыннан.