Декларация кампаниясе тәмамланырга санаулы көннәр калып бара.

2021 елның 12 апреле, дүшәмбе

2021 елның Декларация кампаниясе башланды 

Декларация кампаниясе тәмамланырга санаулы көннәр кала.

2020 елда алынган керемнәр турында салым түләүче хисап тотарга тиеш:

  • Күчемсез милекне яки биләмәнең иң чик срогыннан азрак булган вакыт торган  автомобильне сатса;
  • фатир яисә бинаны арендага бирсә;
  • кыйммәтле кәгазьләр, устав капиталындагы өлешләр сатса;
  • чит ил чыганакларыннан керем алса;
  • якын туганы булмаучылардан кыйммәтле бүләкләр кабул итсә;
  • салым тотып калынмаган  башка керемнәр алса. Мәсәлән, лотереягә зур булмаган сумманы отса.

Шулай ук физик затларның керемнәренә салым буенча салым декларациясен 3-НДФЛ формасы буенча салым салуның гомуми режимында үз профессиональ эшчәнлеген гамәлгә ашыручы шәхси эшмәкәрләр, хосусый практика белән шөгыльләнүче нотариуслар, адвокат кабинетларын гамәлгә куйган адвокатлар һәм башкалар тәкъдим итәргә тиеш.

Татарстан Республикасы халкы декларацияне Россия Федераль салым хезмәте сайтының "Физик затлар өчен шәхси кабинет" Интернет-сервисы ярдәмендә тапшыра ала. Декларацияне онлайн режимында тулыландырырга "Декларация" программасы мөмкинлек бирә, ул автомат рәвештә тутыру өчен кирәкле битләрне формалаштыра.

Керемнәр турында кәгазьдә салым инспекциясендә исәпкә алу урыны буенча яки "Россия почтасы" бүлеге аша, тасвирлап һәм раслаучы документлар белән, хисап тотарга мөмкин.

Керемнәр турында декларацияне Татарстан Республикасының "Минем документлар" (КФҮ) дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүнең күп функцияле үзәкләре офисларында да бирергә мөмкин.

2020 елда алынган керемнәр турында декларацияне 2021 елның 30 апреленнән дә соңга калмыйча тапшырырга кирәк. Бу вакыт салым акчаларын кайтаруга кагылмый. Бу очракта декларацияне ел дәвамында теләсә кайсы вакытта җибәрергә мөмкин.

Декларациядә саналган НДФЛ түләүнең иң чик срогы - 2021 елның 15 июленнән дә соңга калмыйча.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International