Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында бүген Буа шәһәренең Мәдәни үсеш үзәге базасында туган (чуваш) телен өйрәнү буенча Милли якшәмбе мәктәбе оештырылды.
Максаты - толерантлык тәрбияләү һәм башка милләтләрне хөрмәт итү. Беренче дәресне Алших мәктәбенең чуваш теле укытучысы С.А. Мукасева бирде. Ул балаларны "Бергә" уены кысаларында чуваш халкының гореф-гадәтләре белән таныштырды.
Чарада шулай ук социаль мәсьәләләр буенча башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Лилия Садретдинова һәм Чуаш милли мәдәни үзәге рәисе Владимир Ильин да катнашты.