«Үзмәшгуль гражданнар эшчәнлеген гамәлгә ашыру өчен уңайлы шартлар тудыру» федераль проектын гамәлгә ашыру кысаларында, «Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык инициативасына ярдәм итү» милли проекты составына керүче «Кече һәм урта эшкуарлык» корпорациясе» АҖ, Федераль салым хезмәте катнашында, үзмәшгуль гражданнар һәм үзмәшгуль булырга теләгән затлар өчен «Үзмәшгульлек: куллану буенча инструкция» махсус укыту модуле эшләнде.
Укыту модуле материаллары, шулай ук үзмәшгуль гражданнар өчен укыту дәресе кызыксынган гражданнар белән мөстәкыйль танышу өчен кече һәм урта эшкуарлык Бизнес-навигаторы порталында түбәндәге сылтама буенча урнаштырылган: https://smbn.ru/msp2020.htm
Әлеге материалларга керү түләүсез нигездә бирелә, керү өчен кече һәм урта эшкуарлык Бизнес-навигаторы порталында алдан теркәлү узарга кирәк.