Космонавтика көнен бәйрәм итү кысаларында Буа районы «Гармония» халыкны социаль тәэмин итү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе социаль педагогы Җамалетдинова Дилә социаль хезмәт алучылар белән «Галәмдә беренчеләр» дигән темага тематик дәрес үткәрде.
Чараның максаты-балаларда Ватанга карата патриотизм хисе, космонавтика тарихына карата танып-белү кызыксынуы формалаштыру, шулай ук иҗади сәләтләрне үстерү.
Дәрес галәмне яулап алган беренче кешеләр турында сөйләү белән башланып китте. Балалар космонавтлар тормышыннан һәм Совет космонавтикасына ирешү турында күп кенә кызыклы фактларны белделәр. Шулай ук балаларга " Космонавтика көне ни өчен 12 апрельдә?» исемле мультфильм күрсәтелде, балалар Белка һәм Стрелка турында белделәр һәм Ю.А. Гагаринның беренче очышы хакында мәгълүмат алдылар. Соңыннан балалар «космик» аппликация ясау буенча мавыктыргыч мастер-класста катнаштылар.