Татарстан Республикасы буенча Россия кулланучылар күзәтчелеге идарәсе территориаль бүлегендә (Татарстан) Буа, Чүпрәле, Тәтеш, Апас районнарында түбәндәге адрес буенча: Буа ш., Ефремов ур., 135 «В» йорт, 2021 елның 21 апрелендә 12.00 сәгатьтән 16.00сәгатькә кадәр эшкуарлар өчен Бердәм «ачык ишекләр» көне узачак.
«Ачык ишекләр»нең максаты - идарә компетенциясе чикләрендә эшмәкәрләргә бушлай консультация ярдәме күрсәтү.
Татарстан Республикасында яңа коронавирус инфекция таралуны булдырмау максатларында (Covid-19) “Ачык ишекләр” Бердәм көнендә эшмәкәрләрне кабул итү 8(84374)3-52-89, 3-17-04 номерлары буенча алдан язылу буенча гамәлгә ашырылачак.
Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор Идарәсенең Буа, Чүпрәле, Тәтеш, Апас районнарында территориаль бүлеге