Игътибар! Ростуризм Төркия һәм Танзаниягә очышларны чикләү мәсьәләләре буенча кайнар линия эшләтеп җибәрде

2021 елның 14 апреле, чәршәмбе

Ростуризмның https://tourism.gov.ru/news/17294/ рәсми сайтында "Төркия Республикасы һәм Берләшкән Танзания Республикасы белән 2021 елның 15 апреленнән 2021елның 01 июненә кадәр  авиаэлемтәне вакытлыча чикләү турында" мәгълүмат урнаштырылган.

 

Төркия һәм Танзания территориясендә урнашкан туристлар өчен:

Кире очышлар планлы режимда турның тәмамлану даталары нигезендә күздә тотыла, шул ук вакытта аерым очракларда иртәрәк вакытка кире очып китү датасы үзгәрү мөмкин. Беркетелгән гидларда һәм сәфәр оештырган туроператор сайтында кире кайту турындагы мәгълүматны күзәтергә тәкъдим итәбез.

 

Төркия һәм Танзания территориясендә урнашкан мөстәкыйль туристлар өчен:

Кире очышлар сатып алынган билетлар нигезендә планлы режимда күздә тотыла. Шул ук вакытта авиабилетлар саткан авиакомпания сайтындагы мөмкин булган үзгәрешләр турында мәгълүматны күзәтергә киңәш итәбез. 

Туристлык продукты булган, 01.06.2021 чорына кадәр Төркия яки Танзаниядә булуны күздә тоткан оештырылган туристлар өчен:

Килеп туган вәзгыятьтә туристлар һәм туроператорлар өчен туристлык эшчәнлеге турында Россия Федерациясе законнарына каршы килә торган һәм мөмкин булган түбәндәге карарларны карарга мөмкин:

- юнәлешне планлаштырылган отпускның срокларын үзгәртмичә башка (альтернатив) юнәлешләргә алмаштыру;

- сәяхәт кылу срокларын күчерү, шул исәптән башка юнәлешне (ял итү урыннарын) сайлап, турист өчен уңайлы даталарга күчерү, туроператорның акчаларын саклап калу;

- ике якның да үзара мәнфәгатьләрен максималь исәпкә ала торган башка чишелешләр.

Шул ук вакытта югарыда әйтелгәннәрнең барысы да туристлык продуктын реализацияләү турындагы шартнамәнең җитди шартларына керә, аларның үзгәрүе мондый шартнамәнең яклары килешүе буенча гына рөхсәт ителә («Россия Федерациясендә туристлык эшчәнлеге нигезләре турында» 24.11.1996-ФЗ номерлы Федераль законның 10 статьясы). 

01.06.2021 елдан соң Төркиягә яки Танзаниягә баруны күздә тоткан туристлык продукты булган оештырылган туристлар өчен:

Чикләүләр турындагы карар вакытлы булып тора һәм 01.06.2021 гә кадәр тарала. Шуңа бәйле рәвештә, Ростуризм сайтында мөмкин булган үзгәрешләрне күзәтергә киңәш итәбез.

Шуның белән бергә, турист килешү төзегәндә яклар чыгыш ясаган шартларның шактый үзгәрүенә бәйле рәвештә туристлык продуктын сату турындагы килешүне өзүне таләп итәргә хокуклы. Хәлләрнең шактый үзгәрүенә, шул исәптән туристлык тарафыннан үзенә бәйле булмаган хәлләр буенча сәфәр кылу мөмкинлеге булмау да керә (132-ФЗ номерлы Законның 10 нчы маддәсе).

Шул ук вакытта шуны да истә тотарга кирәк, бу очракта турист, законда яисә шартнамәдә башкасы каралмаган булса, башкаручыга (туроператорга) фактта тотылган чыгымнарны каплый (Россия Федерациясе Гражданлык кодексының 781 нче маддәсе 3 нче пунктында).

Турист тотып калу күләме белән килешмәгән очракта, ул туроператорның гамәлләрен суд тәртибендә дәгъваларга хокуклы. Шул ук вакытта фактта тотылган чыгымнарның күләмен исбатлау бурычы туроператорга йөкләнә. 

Аерым туристлык хезмәтләре өчен акчаларны кире кайтару тәртибе:

Турист Россия Федерациясе гражданлык законнары һәм кулланучылар хокукларын яклау турындагы Россия Федерациясе законнары нигезендә акчаларны кире кайтару өчен мондый хезмәтләр сатып алу урыны буенча мөрәҗәгать итәргә хокуклы.

Шалтыратулар Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор идарәсенең Буа, Чүпрәле, Тәтеш, Апас районнарында (843) 743-52-89 телефоны буенча кабул ителә

2021 елның 13 апреленнән 23 апреленә кадәр

10 : 00 сәгатьтән  16 :00 сәгатькә кадәр.

төшке ашка тәнәфес 12 сәгатьтән  12 :45 сәгатькә кадәр.

яисә  «Татарстан Республикасында гигиена һәм эпидемиология үзәге» (Татарстан) ФБУЗ филиалының консультация пунктына) Буа, Чүпрәле, Апас районнарында түбәндәге адрес буенча: 422430, Буа ш., Ефремов ур., 135 В йорт, (телефон (8-84374) 35447).»

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International