Социаль ипотека буенча фатирны ничек милеккә рәсмиләштерергә?

2021 елның 14 апреле, чәршәмбе

16 апрель көнне 13.00 сәгатьтә Инстаграмдагы туры эфирда Татарстан Росреестры эксперты "Социаль ипотека" программасында катнашучыларның мөлкәтне  милеккә рәсмиләштерү үзенчәлекләре турындагы сорауларына җавап бирәчәк.

Туры эфир Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды белән берлектә узачак. Хәзер үк үз сорауларыгызны Татарстан Росреестрының Инстаграм челтәрендәге рәсми аккаунты @ rosreestr_tatarstana яисә ТР Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды аккаунты @goszhilfond.

Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсе матбугат хезмәте

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International