Татарстан Республикасы Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы мәгълүмати куркынычсызлык өлкәсендә кадрларга ихтыяҗны билгеләү өчен Россия Федерациясе Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы тарафыннан оешмалар арасында сораштыру оештырылуы турында хәбәр итә.
Анкетаны тутыру өчен түбәндәге адрес буенча узарга кирәк https://itsecurity2021.vcot.info/ - сораштыруда катнашучының шәхси кабинетын теркәргә.
Сораштырулар 2021 елның 15 маена кадәр онлайн-анкета режимында узачак.
Сораштыру нәтиҗәләре төрле дәрәҗәдәге белем бирү һәм специализация өлкәсендәге белгечләргә ихтыяҗ фаразын формалаштыру, аларның һөнәри әзерлекләре күләмнәрен формалаштыру өчен файдаланылачак.
Үткәрелгән тикшеренү кысаларында E-mail буенча анкетада катнашучыларга консультация ярдәме күрсәтелә. itsecurity@vcot.info